Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2022, 12:10

2 кв. сантиметрлы милек?

Шундый мәйданлы торак та була, ди...

jur24pro.ru
Фото:jur24pro.ru

Ил буенча халык телендә “резин фатирлар” дип аталган квартираларны эзли башладылар. Тикшерүләр генераль прокурор Игорь Краснов йөкләмәсе буенча  старт алган. Күзәтчелек ведомствосы фатирларны хәтта 2 кв. см. мәйдандагы  кечкенә өлешләргә кадәр бүлгәләүнең законсыз очраклары белән кызыксынган.

Гадәттә, мошенниклар һәм кара риэлторлар эчкечелек белән мавыккан фатир хуҗаларына зур булмаган суммага бүләк итү яисә сату-алу турындагы ялган  килешүләргә кул куюны тәкъдим итәләр. Шул рәвешле фатир хуҗалары  милкендә булган квадрат метрлар яңа хуҗалар милкенә бирелә. Кагыйдә буларак, бу яңа хуҗалар  мигрантлар булып чыга.  Фатирда үзенә өлеш сатып алган яңа милек иясе күпсанлы туганнарын шунда терки һәм алар төрле социаль пособиеләр рәсмиләштерә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: