Җәмгыять
29 июнь 2022, 08:44

Кәгазьсез эш итәчәкләр

Бүгенге көндә бу аеруча мөһим. 

gorobzor.rugorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Күп функцияле үзәкләрнең Росреестр белән  электрон хезмәттәшлеге хакындагы закон кабул ителгәч, 29 июньнән   милек хокукына ия булучылар белән эш тулысынча цифрлы “рельслар”га күчә. Бу Росреестрның  кәгазьсез документ әйләнеше һәм архивларны цифрлаштыру уңаеннан булдырылган “Стоп-бумага” эре проекты этапларының берсе булачак.

“Гражданнар һәм эшкуарлар элеккеге кебек үк милекне рәсмиләштерер өчен документларын Күп функцияле үзәкләргә тапшырачак, әмма МФЦдан Росреестрга (һәм кирегә) бу документларның барып ирешү (логистика) юлы үзгәрәчәк. Хәзер рәсмиләштерелгән эшләр сакланган элемтә каналы буенча электрон рәвештә онлайн турыга хокук экспертизасы өчен дәүләт регистраторына  барып җитәчәк. Реестрдан выписка рәвешендәге әзер документлар (теркәү гамәлләрен раслаучы) шул ук каналлар буенча гариза белән мөрәҗәгать итүчегә Күп функцияле үзәккә юлланачак. Бүген теркәү эшләре, логистиканы исәпкә алганда, уртача 9 көн эчендә башкарыла. Әлеге яңалык республикадагы исзп-теркәү гамәлләрен шактый тизләтер дип өметләнәбез”, – ди БР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас