

“ИКЕА” товарларын онлайн сатып бетерәчәге турында игълан итте. Теләгән һәркем йорт өчен җиһазлар һәм товарлар сатып ала алачак.
“Әлеге вакытта “ИКЕА” кибетендә товарларны турыдан-туры сатып алу мөмкинлеге бары тик “ИКЕА” хезмәткәрләренә генә бирелгән. Калганнар исә берничә көннән кибетнең IKEA.ru сайты аша товарлар сатып ала алачак”, – дип хәбәр ителә компания сайтында.
“Турыдан-туры сатулар “ИКЕА”да башкача булмаячак”, – диләр кибет вәкилләре.
Әйткәндәй, Уфада “Авито” сайтында “ИКЕА” кибетләреннән товарлар сатып алырга ярдәм итү үтенече белән игъланнар барлыкка килгән.
Исегезгә төшерәбез, “ИКЕА”, Русиягә товарларны ташу мөмкинлекләре челтәре бозылу сәбәпле, безнең илдәге эшчәнлеген туктатты.
Чыганак: bashinform.ru