

Әлеге темага кагылгач, үзем белән булган бер хәл искә төште. Яшь белгечләргә йорт бирү нияте белән авылыбызда яңа урам төзергә булдылар. Ижау ягыннан агачтан блоклап төзелгән берничә йорт кайтарып җыюдан башланды бу яңа урам. Соңрак башка яшьләр дә су буенда урнашкан тигез, матур урыннан җир алу теләген белдерделәр. Шулай итеп урам көннән-көн зурая барды. Тигез урыннан 50 сутый җирне кемнең бушка аласы килми....
Бер кайтуымда колхоз рәисе “җир аласың килмиме, булганда алып куй, артык булмас” дип ычкындырды. Бу тәкъдимне әтигә кайтып сөйләгән идем, кәефе бик нык кырылды. “Төпчек малай була торып, читтән җир алып йөриләрме, авылдашлар ачуланышканнар болар диярләр, үзебезнең җир дә 50 сутыйдан артык бит инде”, – дип ризасызлыгын белдерде. Кыскасы, иртән әти беренче эш итеп, авыл советына барып, минем исемгә васыятьнамә яздырып алып кайткан иде инде. Гәрчә, әти ул мәлдә артык өлкән түгел иде әле һәм әлеге хәлдән соң да бергәләп егерме елдан артык гомер иттек. Ул вакытларда җирнең капитал икәнлеген белми идек шул әле. Соңыннан гына ул, елгырлар бушлай унар биләмә җир алып калып, алар белән сату иттеләр. Законнар да катгыйлана барды. Ә хәзер, әйдәгез, васыятьнамә язуга җентекләп тукталыйк.
Нәрсә ул васыятьнамә?
Васыятьнамә – ул милек хуҗасының үзе үлгәннән соң мөлкәтен кемнәргә мирас итеп тапшыруы турында нотариуста расланган язма теләге. Кыскасы, васыятьнамә язып, кеше үзеннән соң милкен кемгә калдыруын билгеләп куя.
Әгәр кеше үзе исән чакта васыятьнамә язмаган булса, аның милке варисларына законда каралган тәртип буенча бүленеп бирелә. Тик бу суд карарлары нигезендә бик озакка сузылырга, зур мәшәкатьләр тудырырга да мөмкин.
Ул ничек төзелә?
Васыятьнамә язу ике этаптан тора. Беренчесе – аның тексты языла. Икенче этап – васыятьнамәне нотариаль рәсмиләштерү. Дәүләт бланкында язылган васыятьнамәне нотариус тикшереп раслый. Васыятьнамә язарга теләүче кеше сәламәтлеге буенча хәрәкәт итә алмый икән, нотариусны ул үзе яшәгән җиргә чакыртырга мөмкин. Рәсмиләштерелгән документта васыятьнамәнең кайда һәм кайчан төзелүе мотлак рәвештә күрсәтелергә тиеш. Ябык васыятьнамә төзелгәндә бу таләпләр үтәлмәскә дә мөмкин. Ябык васыятьнамә кеше вафатыннан соң мирас күчү вакыты җиткәч кенә ачып игълан ителә.
Нотариус сәламәтлекне дә тикшерә
Нотариус беренче чиратта васыятьнамә язучы кешенең акылы камил булуына инанырга тиеш. Гражданлык кодексында васыятьнамә язучының тулысынча үз акылында булырга тиешлеге бәян ителә. Нотариус документның юридик яктан дөрес төзелүенә генә түгел, ә андагы шарт-таләпләрнең дә закон кысаларында булуы өчен җаваплы. Васыятьнамә ике нөсхәдә төзелә һәм аның берсе нотариуста саклана. Бу, васыятьнамә ниндидер сәбәпләр аркасында югалган очракта, варисларга рәсми документны яңадан тергезү өчен махсус эшләнә.
Мирас чит кешегә дә бирелергә мөмкин
Васыятьнамә язучы үз теләге белән теләсә кемне варис итеп күрсәтә ала. Ул үз мөлкәтен чит ил гражданына да, бөтенләй чит кешегә, хәтта ил файдасына калдырырга да мөмкин.
Шулай да мотлак рәвештә билгеләнгән варислар да була:
*үлгән кешенең хезмәткә яраксыз ата-аналары;
*хезмәткә яраксыз тормыш иптәше;-
*балигъ булмаган һәм хезмәткә яраксыз балалары;
*мәрхүмнең туганы булмыйча да аның вафатына кадәр кимендә 1 ел аның белән бергә яшәүчеләр.
Төгәллек бәхәсләргә урын калдырмаячак
Васыятьнамәне рәсмиләштерү өчен кирәк
булган төп документ – паспорт. Калдырасы милеккә документлар булу мәҗбүри түгел, әмма булса яхшырак. Чөнки мондый очракларда төгәлсезлекләргә урын калуы һәм соңыннан бәхәс килеп чыгуы ихтимал. Күпчелек очракта шулай килеп чыга да инде. Мәсәлән, сез үзегезнең җир биләмәсен мирас итеп теркәргә теләдегез ди. Бу очракта аның мәйданы, адресы төгәл күрсәтелергә тиеш. Җир мәйданының нинди категориягә каравы һәм анда нинди төр эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителүе турындагы документ булу да артык сорауларга урын калдырмас.
Шунысын исегездә тотыгыз: хуҗа кеше үзе исән чакта теләгән вакытта васыятьнамәне гамәлдән чыгара яисә үзгәртә ала.
Васыятьнамә төзегәндә законда бәян ителгән таләпләр төгәл үтәлергә тиеш. Документ дөрес әзерләнмәсә, аның көчен югалту ихтималы да бар. Шуның өчен дә бу җитди документны нотариус белән эшләргә кирәк. Кайберәүләр нинди милекне мирас итеп калдырып була дип кызыксыналар. Барлык милекне дә – күчемсезен дә, күчемлесен дә – васыять итеп калдырырга була. Милекнең бер өлешен генә васыять итәргә дә рөхсәт бар. Әгәр милекнең бер өлеше генә васыять ителгән икән, калганы законда каралганча, чират тәртибе буенча варисларга бүлеп бирелә.
Кызганычка каршы, мирас булып бурычлар да калырга мөмкин.
Нинди бурычлар мирас булып кала?
Барлык бурычлар да мирас буларак күчми. Мәсәлән, мәрхүмнән калган алимент яки штрафларны түләтмәячәкләр. Әмма түләү мотлак булган бурычлар да бар, мисал өчен:
*Банк кредиты;
*микрофинанслау оешмасы яки кредит кулланучылар кооперативы кредиты;
* коммуналь түләүләр буенча бурычлар;
*салым түләү бурычлары, аның төп бурычын гына түгел пеняларын да түләргә туры киләчәк.
Кешенең күпме бурычы калганлыгын белүдә мирас эшен алып барган нотариус ярдәм итә ала.Ул кредит бюросыннан һәм Суд приставлары федераль хезмәтеннән барлык мәгълүматларны соратып алырга хокуклы. Әгәр дә сез үлгән кешенең кайдан бурычка алганын белсәгез, нотариуска хәбәр итегез, бу эшне тизләтәчәк. Кредитлар, займнар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар соңгы өч ел өчен түләнергә тиеш. Мәрхүм соңгы биш ел өчен түләмәгән булса да, банклар яисә идарәче компанияләр варислардан
бурычларны соңгы өч ел өчен генә кайтартачак.
Кем күпме түләячәк?
Һәрбер варис мәрхүмнең бурычлары өчен үзе мирас итеп алган күләмдә җаваплы. Шуңа күрә, мираска керер алдыннан, алыначак мөлкәтне бәяләтергә кирәк. Аны махсус бәяләүчеләр эшли ала. Бәяләүчене табу һәм аның белән турыдан-туры эшләүне нотариуска ышанып тапшырырга да була. Әйтик , сезгә фатир калдырдылар, ди. Фатир сез мираска кергән вакытта 3 миллион сум тора, ди. Базар бәясе 5 миллион сумга кадәр күтәрелсә дә, сез 3 миллион чик эчендәге бурычлар өчен җаваплы булачаксыз.
Кредит алучы гомерен иминиятләштергән булса, кредитны кайтарырга кирәкме?
Банклар зур суммада кредит алучыларга гомерләрен иминиятләштерү буенча таләп куя. Әмма үлем очракларының барысы да иминиятләштерелгән вакыйга дип саналмый. Мәсәлән, кредит яисә заем алучы үз-үзенә кул салса үлемгә китергән авырудан интегүен иминият компаниясеннән яшергән икән, иминиятләштерүче бурычларны капламаячак – алар варислар җилкәсенә салыначак.
Балалар да бурыч түләргә тиешме?
Мирас балигъ булмаган балага калдырылса, аның законлы вәкилләре – ата-аналары, опекуннары, попечительләре мираска керәләр. Ягъни балигъ булмаган бала өчен бурычны аның исеменнән мирасны кабул иткән кешеләр түли.
Башка кешеләрнең бурычларыннан ничек котылырга?
Әгәр дә сез мирастан баш тартсагыз, бурычлар да сезгә күчмәячәк. Ләкин сез милекне дә куллана алмаячаксыз. Әгәр дә бурычлар барлыгы турында белмичә, мираска кергән булсагыз, эш катлаулана. Мирас хокукына кергәннән соң, суд аша гына милектән һәм бурычлардан баш тартып булачак.
Менә шулай, мирас ул байлык кына китерми, ерып чыкмаслык бурычларга батырырга да мөмкин. Шуңа күрә андый мирасны алганчы, алмаганың хәерле. Бу, әлбәттә, һәр кешенең үз шәхси эше. Кемгәдер милек якын кешенеке булганга күрә бурычлары белән дә кадерледер. Шулай да мирасны алдан бәяләтеп алу, соңыннан, мирастан баш тартып, суд юлында йөрүдән күпкә җиңелрәк юл.
Фото:lenta.ru