

Зөлфия Гайсина Башкортстан Башлыгы карамагындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше советы рәисе итеп билгеләнде.
Бу хактагы указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Совет рәисенең урынбасары итеп – Флүр Нурлыгаянов, җаваплы сәркатип итеп Владимир Савичев билгеләнде.
Моннан тыш, Совет составының әгъзалары да яңарды: журналистлар, галимнәр, экологлар, активистлар, зоояклаучылар, иҗади интеллигенция, бизнес вәкилләре, сәламәтлек саклау өлкәсе, профсоюз хәрәкәте, руханилар керде.
Алар арасында – “Российская газета”ның Уфадагы филиалы директоры Альфред Әгълетдинов, хокук яклаучы Азамат Галин, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев, билгеле режиссёр Айнур Аскаров һәм башкалар.
Чыганак: bashinform.ru