Җәмгыять
22 июнь 2022, 07:11

Асфальт түшәү тәмамланып килә

–Сөенеп туя алмыйбыз!  – дип шатлыгы белән уртаклаша бер пенсионер.

Аскын авылының Блюхер урамында асфальт түшәү эшләре тәмам.  Эшләрдә “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятенең Аскын Юл ремонтлау-төзелеш идарәсе җәлеп ителгән. Юл салу эшләре  Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы игълан ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында  башкарылган.

Тыкырыкларга асфальт түшәүгә юлчылар май ахырында керешкән. Моңа кадәр һава шартлары ирек бирмәде. Быел 1345 метр арага асфальт түшәү планлаштырыла. Эшләрнең июнь ахырында тәмамлануы көтелә.

–Сөенеп туя алмыйбыз! Шундый әйбәт юл, – дип шатлыгы белән уртаклаша Блюхер урамы тыкырыкларының берсендә яшәүче пенсионер. – Без каты капламалы юлга да риза булыр идек, ә безгә хәтта асфальт салдылар. Без яшь чакта район үзәгендә итек белән дә көч-хәл белән йөрерлек урыннар булса, хәзер туфлидә йөрибез. 

Чыганак: askino.bashkortostan.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас