

Җәйге отпусклар чорына аяк бастык. Кайсыберәүләр, ял итәргә яки кунакка дип, чит илләргә юллана башлады.
Бу уңайдан суд приставлары бурычларыгыз бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә киңәш итә. Ял итәргә яки башка сәбәпле чит илгә чыгарга җыенсагыз, ким дигәндә, бер атна алдан бурычларыгызны тикшерегез, әгәр булсалар – тиз арада түләгез, диләр алар. Чөнки бурычлылар чит илләргә чыга алмаячак.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән аңлатуларынча, бурычлары 30 мең сумнан артып киткән гражданнарга карата пристав-башкаручы ил территориясеннән чыгу хокукын вакытлыча тыю турында карар чыгара.
Әгәр бурыч ике айдан артык түләнмәгән булса, 10 мең сумнан күбрәк бурычка да тыю карары чыгарырга мөмкиннәр. Алимент, шулай ук сәламәтлеккә, милеккә киетерлгән һәм әхлакый зыянны каплату буенча бурычлары булганнар өчен дә 10 мең сум чит илгә чыгуга тыю кертү өчен сәбәп була ала.
“Ел башыннан алып, бурычлыларның чит илләргә чыгуын вакытлыча чикләү турында 601 меңнән артык карар кабул ителгән. Мондый карардан соң аерым кешеләр һәм оешмалар бурычларын түли башлый. Барлыгы 16 миллион сумлык бурыч капланган. Бүген 308 мең 700дән артык башкарма эш буенча чит илгә чыгу чикләнә”, – диләр ведомствода.
Чикләү карары бурыч тулысынча түләнеп беткәч кенә гамәлдән чыгарыла.