Җәмгыять
19 июнь 2022, 16:50

Бакчалар илне туендырырмы?

Яки үстергәнне сатып алу җайга салынмаганда моңа ирешү мөмкинме?

Бакчалар илне туендырырмы?Бакчалар илне туендырырмы?
Бакчалар илне туендырырмы?

Чит илдән җиләк-җимеш, яшелчә кертү чикләнгәч, хөкүмәт аларны үзебездә үстерүне арттыру кирәклеген даими рәвештә ассызыклый башлады. Ягъни, икътисади санкцияләр шартларында илдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны искә төшерделәр.  Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче үзмәшгуль гражданнарга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы карарны имзалады. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гади итеп әйтсәк,  һәрбер шәхси ихатадагы бакча хуҗалары дип аңларга кирәк. Бүгенге көндә ил буйлап 22 миллионнан артык шәхси ярдәмче хуҗалыклар бакчаларында үзләренә кирәгенчә бәрәңгесен, кишерен, суганын һм чөгендерен үстерергә тырыша. Тик аларда да яшелчә чәчү җирләре кими, алар үлән яки төрле җимеш куаклары белән каплана. Матди ярдәм булганда гади халык яшелчә җирләрен арттырырга мөмкин дигән максат куя хөкүмәт. Күбрәк яшелчә үстерелсә, хаклар да түбән тәгәрәр иде дип фаразлыйлар. Югыйсә, соңгы елда бәрәңгенең хакы Африкадан китерелгән банан бәясеннән дә югарырак булып китте. Авыл халкы мал, кош-корт санын киметкәч, бакча тутырып бәрәңге һәм башка яшелчә үстерүне кирәксенми башлады. Элекке кебек авыл хуҗалыгы кооперациясе эшләмәгәч, артыгын җыеп йөрүче дә юк. Алыпсатарлар үзләренең кесәсен калынайту ягын гына карыйлар. Кешеләр, нигә мин бушка бирергә тиеш дип артыгын үстерми яки базында җәйгә кадәр саклый да, аннан черетеп түгә. Авылда әле дә бәрәңге бар. Халыктан аларны язын яхшы бәягә сатып алуны оештырганда базарда яшелчә күләме артыр, хаклар да өскә үрмәләмәс иде.

Соңгы елларда, рәсми чыганакларга караганда, ил күләмендә ваклап сату базарлары саны кимү күзәтелә. Зур шәһәрләрдә оештырылган ярминкәләрдә, нигездә, сатып алучылар һәм сәүдә итүче алып сатарлар гына ота. Бакчасында җәй буена бил бөккән хуҗа отыла. Шуннан соң, нигә кемнедер баетыр өчен интегәм әле мин дип, гади авыл кешесе кул селти. Чөнки күбесенең шәһәргә барып ярминкәдә сәүдә итү мөмкинлеге чикле, юл чыгымнары да зур. Капка төбеннән, элеккечә, гадел бәягә кооператорлар җыйса, үстергән хуҗага да, җыйган оешмага да отышлы булыр иде.

Шулай да хөкүмәт нигә шәхси хуҗалыкларны искә төшерергә булды соң әле? Хәлләр шулкадәр мөшкел микәнни дигән урынлы сорау туа. Борчыларга сәбәпләр бар. Белүегезчә, 2016 елда ил күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе үткәрелде. Аның нәтиҗәләре бер дә куанырлык булмады. 2006-2016 нчы ел аралыгында зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре, ягъни элеккеге күмәк хуҗалыклар, 59 мең 200 берәмлектән 36 мең 400 гә торып калган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ил буенча болай да 21 миллион гектар чәчүлеккә ярарлык җир ташландык хәлдә. Аларның 10 миллион гектарын төрле вак агачлар һәм куаклыклар басып алган. Ә 11 миллионнан артык гектарын зур чыгымнарсыз чәчүлеккә әйләндерергә мөмкинлек бар. Тик нигәдер аларны кулланылышка кертергә ашкынып торучы юк. Хәер, бу аңлашыла да. Эре хуҗалыклар таралып беткәч, ике-өч техникалы фермер ул җирләрне ничек эшкәртә алсын. Мәгълүм булуынча, 2021 елның август аенда авыл хуҗалыгында микроисәп алу үткәрелде. Соңгы 5 елда, ягъни ике исәп алу чарасы аралыгында, илдә крестьян-фермер хуҗалыкларының саны тагын 25 процентка кимегән, микроисәп алу Русиядә авыл хуҗалыгы оешмаларының эреләнә – агрохолдингларга әйләнә баруын, ә фермерларның кимүен күрсәтте. Колхозлар таркалганнан соң авылларның язмышы өчен фермерлар күпмедер җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Аграр сәнәгатьнең бөтенләй чоңгылга тәгәрәвенә юл куймады алар. Тик яшелчә үстерүче эшкуарлар саны елдан-ел азая барды. Фермерларның әлеге тармакта тернәкләнеп китә алмавының сәбәпләре күп төрле. Алар һаман да үз продукцияләре белән эре сәүдә челтәрләренә арадашсыз керә алмауларына зарлана. Сату табышы аз булгач, аларның да артык көч саласы килми.

Шунысы куанычлы: Башкортстанның азык-төлек базарын тәэмин итүдә фермерлар өлеше зур. Аларның саны елына 250гә арта баруы да фермерларның киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагында җитди көч булачагы хакында сөйли. Башкортстан хөкүмәте рәисе Андрей Назаров агросәнәгать комплексында кече хуҗалык төрләренә һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелүе һәм күрсәтеләчәген ассызыклады. 2019-2021нче елларда республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече төрләренә дәүләт ярдәменең гомум күләме 2 миллиард 271 миллион сум тәшкил иткән.

–       Бүген Башкортстанда 7 меңнән артык фермер хуҗалыгы эшли, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 15 проценты алар өлешенә туры килә. Продукциянең 40 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә. Алар халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр, – диде Андрей Назаров.

Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм чаралары “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүне һәм грантлар үзәкләрен финанслау чараларын үз эченә ала. Шулай ук “Гаилә фермалары” һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының матди техник базасын яхшырту программалары буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Бу иң мөһим мәсьәлә булып тора, минемчә. Әгәр дә без шәхси бакчаларда кешеләр күбрәк бәрәңге һәм яшелчә үстерүен телибез икән, аларны беренче чиратта уйларга кирәк. Элеккечә, авыл кооперациясе машиналары һәрбер кешенең капка төбеннән үзеннән арткан бәрәңге һәм яшелчәсен төяп алып китә икән, бу зур дәртләндерү чарасы булачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин яңа федераль проектны нәкъ шуны күз уңында тотып әзерләтүе хакында белдерде.  Моңа кадәр гамәлдә булганнарыннан аның аермасы шунда: яшелчә һәм бәрәңге үстерүче шәхси хуҗалыкларга да дүләт ярдәме күрсәтү. Монысы инде авылда бәрәңге бакчалары мәйданын арттыруга булышлык итәр дигән ышаныч уята. Ә менә халыктан җыю мәсьәләсе   янә дә шул ук алыпсатарлар “ярдәме”нә калса, халыкның күңеле сүреләчәк һәм яшелчә мәйданнары тагын да кимиячәк.

Бүгенге көндә Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базаларын ныгыту максатына ел саен 100 миллион сум акча бүленә. Моның җиткелекле түгеллеген аңлатып торасы юктыр. Чөнки халыктан яшелчә җыеп алыр өчен һәрбер районда кооперативның кимендә 2-3 машинасы йөреп торырга тиеш. Әлеге вакытта машиналарның хакын һәм бүленгән акчаны карасаң, техник базаны ныгыту бик озакка сузылырга мөмкин. Әйткәнемчә, “Яшелчә һәм бәрәңге үстерү” федераль проекты 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Проектка карата төрле фикерләр ишетергә була. Кемнәрдер аны хуплый, икенчеләре чиле-пешле закон дип бәяли. Русиянең яшелчә-җимеш союзы директоры Михаил Глушков үз фикерен шулай бәян итә:

–       Шәхси бакчаларга булышу өчен проектта төгәл чаралар билгеләнмәгән. Дәүләт фермерларга субсидия белән булыша. Бу яхшы стимул, ләкин 22 миллионнан артык шәхси хуҗалыкка ничек субсидия бирү аңлашылмый. Халыкка яз көне бәрәңге һәм башка орлыклар таратып, көзен алардан артык яшелчәләрне җыеп алырга була дигән тәкъдимнәр бар. Хәзер кешеләр чыннан да Совет чорына караганда яшелчәне азрак үстерә башладылар. Соңгы ун елда бәрәңгенең килограммы 10-12 сум торды һәм аны үстерүгә караганда сатып алу отышлырак иде. Хәзер бәрәңгегә бәя күтәрелде һәм, мөгаен, кешеләр аны күбрәк үстерергә теләр. Дәүләт ярдәме моңа этәргеч бирәчәк. Әмма проектта кемгә күпме һәм нинди ярдәм күрсәтеләчәге аерып язылмаган.

Шулай итеп, изге нияттән кабул ителгән проект та эшләнеп бетмәгән булып чыкты. Ярдәмнең күләме ачыклап язылмаган проект белән кызыксынучылар күп булыр микән? Шәхси бакчаларда бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр икәнлеген күз уңында тотып, проект төгәл саннар белән эзмә-эзлекле аңлатып язылган булырга тиеш иде, югыйсә. Проект гамәлгә керсен әле, кимчелекләре булса яңадан төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертербез дигән кебегрәк килеп чыккан ул. Мин мәктәптә укыган елларда авылыбызда ярыша-ярыша суган үстерәләр иде. Кәпәй-Кобауның суганчылар авылы дигән даны еракларга таралды. Авылымның кайбер уңган кешеләре бакчасының яртысына кадәр суган утыртып үстерде. Ул елларда кооперативлар көчле иде шул. Өстәвенә, Кәпәй суганын Мәскәү янындагы Иванова өлкәсеннән кадәр килеп алалар иде. Уңыш җыйган чорда зур-зур машиналар атнасына икешәр тапкыр килә иде. Киткәндә, кемгә күпме кирәк, шулкадәр челтәр капчыклар калдырып, кайчан киләселәрен төгәл әйтеп китә иделәр. Алар килүгә капчыклар тутырылган була, халык акчалы булып кала иде. Шуңа күрә авыл халкы дәртләнеп, чәмләнеп суган үстерде. Барлык суганын сатып алып бетәчәкләренә ышанган кешеләр бүгенге кебек базардан суган орлыгы сатып алып йөрмәде, үзләре үстерде.

Әйткәнемчә, райпо һәм кооператорлар да эшне тиешенчә алып бардылар. Ил буенча кооперацияне үстерергә кирәк дигән сүзләр күптән йөрсә дә, алга китеш артык сизелми. Үзәк телевидение аша Липецк өлкәсендә кооперация Советлар заманындагыча эшли, алардан үрнәк алыгыз, дигән тапшырулар күргәнем бар Әммә мәсьәлә кәгазьдә кала килә. Бүген Иваново өлкәсеннән түгел, район үзәгеннән килеп  җыючылар да юк. Алыпсатарлардан башка, әлбәттә.  Ни өчен шулай?

P.S. Аңлавыгызча, эре хуҗалыклар саны кими, ил буенча фермерлар саны кими, димәк, яшелчә базарын тулылындыру буенча бар ышаныч шәхси бакчаларга кала. Шулай булгач, проект һәм андагы ярдәм күләме дә ышанычлы булырга тиештер бит?

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас