

Башкалабыз Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының Гражданлык форумы башланды. Алтынчы тапкыр узган бу чара коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес, власть, халык диалогы өчен старт булып тора. Форумда катнашучылар – БР, шулай РФ төбәкләреннән килгән коммерцияле булмаган оешма вәкилләре. Гражданлык форумы бер үк вакытта иң яхшы практикалар, нәтиҗәле технологияләр, яңа социаль программалар һәм проектлар тәкъдим ителгән коммерцияле булмаган оешмалар күргәзмәсе булып тора. Икенче яктан караганда, ул – хәйриячелек, социаль-шәхси һәм иҗтимагый партнерлык, җәмгыятьтә коммерцияле булмаган оешмалар роленә кагылышлы срауларны өйрәнү урыны.
Әлеге ваытта Петербург халыкара икътисади форумында булган Радий Хәбиров экраннар аша сәламләү сүзләрен җиткерде:
“Кадерле дуслар! Ихлас күңелдән Гражданлык форумы катнашучыларын сәламлим. Сезнең белән горурланам һәм хезмәтегезгә, битараф булмавыгызга, активлыгыгызга рәхмәт әйтәм. Сез иң элек ярдәмгә киләсез, тормышны чагурак, кызыклырак һәм шәфкатьлерәк итәсез. Республика халкының гражданлык активлыгы елдан-ел артуы мине сөендерә. Безнең республика коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый активистлар күп булган Топ-5 төбәкләр исемлегенә керә. Берничә ел эчендә без Президент Владимир Путинның суммасы миллиард сумнан арткан грантларны җәлеп иттек. Бу арытаба да тормышка социаль инициативаларны алга әйдәр өчен яхшы башлангыч”.
Чыганак: bashinform.ru