Уфа мэрының уңайлы мохит сораулары буенча киңәшчесе Рөстәм Нәбиев сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән уфалылар өчен җәмәгать транспорты тукталышлары уңайлымы-юкмы икәнен тикшергән. Рейдта шулай ук җәмәгатьчеләр, “Башавтотранс” вәкилләре дә катнашкан. Тәэссоратлары белән блогер үзенең “Уфа – доступный город России” телеграм-каналында уртаклашкан.
“7 сәгать дәвамында без 51 санлы автобус маршруты белән 50дән артык тукталышны уздык. 10 баллы система белән бәяләгәндә – тукталышларның уңайлылыгын 4 баллга бәялим. Күңелсез статистика”, – дип язган Нәбиев.
Проблемаларның берсе – автобусның бордюрга терәлеп (салоннан бордюрга пандусны төшерер өчен) туктау мөмкинлеге булмау, моңа тукталышлардагы җиңел машиналар комачаулый. Моннан тыш, тукталыш территориясеннән чыгар өчен бордюрлардан махсус төшү юлы юк. Кайсыбер пандуслар формаль рәвештә генә булдырылган: алар шулкадәр текә, коляскада менәрлек түгел, ә текә төшү юллары аркасында коляскада утыручы күз ачып йомганчы юлдагы тыз-быз йөргән машиналар агымы уртасына чыгып “очарга” мөмкин. Җир асты кичүендәге бер электр күтәргечләре дә эшсез тора, аларны кулланган кеше юк, чөнки урнаштыргач күп тә үтми корылма ватылган.
Чыганак: bashinform.ru