Җәмгыять
16 июнь 2022, 08:21

Машиналарын тартып алачаклар

Кайсы очракта?

techneu.rutechneu.ru
Фото:techneu.ru

Башкортстан депутатларының исерек водительләрдән автомобильләрен тартып алу турындагы башлангычы  федераль закон проектларына кертелгән.

“Дәүләт Думасына транспорт чараларын тартып алу турындагы закон проекты рәвешендә керткән тәкъдимебез җинаять җәзасына тарттырылган шәхесләр өчен өстәмә җәза төре сыйфатында киңрәк документта чагылыш тапкан. Ягъни руль артына “права”сыз исерек килеш утырган, тизлекне арттырган яисә каршы як полосасына чыккан водительләрне җинаять җәзасына тарттыру тәкъдим ителә. Җинаять эше буенча судта гаепләү карары чыгарылган очракта конфискация кулланылырга мөмкин”, – дип билгели БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв.

“Автомобиль – югары хәвеф чыганагы. “Права”сы тартып алынган  һәм аек булмаган җавапсыз кеше идарә иткәндә ул үтерү коралына әйләнергә мөмкин. Машинаны конфискацияләп,  җаваплылыкны  җинаять эше кузгатуга кадәр катгыйлату яхшы профилактик чара булачак. Шундый җитди хокук бозуга барырдан алда кеше 10 тапкыр уйлаячак”, – дип аңлата Корылтай рәисе. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас