Җәмгыять
15 Июня 2022, 12:47

Сигез кешене 18 миллион сумга алдаган

Мошенник тиешле җәзасын алачак.

Сигез кешене 18 миллион сумга алдаганСигез кешене 18 миллион сумга алдаган
Сигез кешене 18 миллион сумга алдаган

Октябрьский шәһәр прокуратурасы җирле халыкка каршы "алдашу" матдәсе буенча гаепләнгән мошенникка карата җинаять эше кузгатылу хакында игълан итте.  Тикшерүчеләр белдерүенчә, 2018 елдан 2021 елга кадәр, тәмәке продуктларын күпләп һәм ваклап сату белән бәйле эшкуарлык эшчәнлеген үстерү сылтавы белән, гаепләнүче кешеләрдән бурычка акча алган. Ул аларга алган сумманы 5-10 процентка арттырып кайтарачагын ышандырган Ләкин ул шәхси эшкуар булмаган һәм коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән. Уңышлы эшчәнлек күренеше булдыру өчен яңа клиентларга берникадәр акча күчергән. Чынлыкта бу мутлашу пирамидасының бер төре булган.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас