

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. Анда болай диелә:
“Кадерле дуслар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Башкортстан Республикасы матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Башкортстанның заманча медиатармагы республика тормышын һәрьяклап яктыртуны тәэмин итә, яңалыклар белән оператив таныштыра, кешеләргә төп вакыйгалар үзәгендә булырга ярдәм итә.
Бүген яңа медиатехнологияләр бик тиз үсә, мәгълүмати киңлек киңәя. Журналистик сүз җәмгыятьтә лаеклы һәм хөрмәтле булып кала бирә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә без кешеләрне борчыган проблемалар турында беләбез, аларны нәтиҗәле һәм тиз хәл итәргә тырышабыз.
Республиканың киңкүләм мәгълүмат даирәсендә халыкның һәм хакимиятнең диалогын тәэмин итүче 3 меңгә якын журналист эшли. Яңа чынбарлыкта без, бер яктан, киңкүләм мәгълүмат чараларының тел һәм мәдәни тиңдәшлеген сакларга, икенче яктан, үсешнең яңа нокталарын эзләргә, мультимедиа һәм санлы инструментлар ярдәмендә кирәкле һәм кызыклы контент булдырырга тиеш.
Күп еллар дәвамында матбугат һәм журналистика өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, традицияләрне саклап калган, яшьләргә үз тәҗрибәләрен тапшырган ветераннарга рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, яңа идеяләр һәм фикерләр телим! Журналист сүзе һәрвакыт дөрес булсын, туган республикабыз һәм илебез иминлегенә хезмәт итсен!
Башҡортстан Республикасы матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән, дуслар! Иҗади уңышлар телим!”