

2022 елда Башкортстанда машиналарын газоннарга куярга яратучыларны 3,15 млн сумга штрафка тарттырганнар.
Башкортстан муниципалитетлары торак пунктларда транспорт чараларын кую мәсьәләсен комплекслы хәл итәргә тырыша. Бу эш нәтиҗәләре турында юстиция эшләре буенча республика комитеты рәисе Владимир Спеле республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Муниципаль хакимият органнары халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, белдерүләр аша газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә парковкаларны тыю турында һәрдаим хәбәр итеп тора. Шул ук вакытта ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә яңа парковка урыннары булдырыла, газон киртәләре куела.
2022 елның язгы чорында Башкортстанның административ комиссияләре газоннарда парковкалар турында 3 289 эш караган.