+20 °С
Болытлы


Башкортстанда җәйге сезонга 330 аттракцион әзерлек хәленә китерелгән. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә сүз шушы турыда барды. Аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Дәүләт техника күзәтчелегенең төбәк инспекциясе начальнигы Ринат Галимов аңлатуынча, моңа кадәр аттракционнар хәвефсезлеге өчен парклар җитәкчелеге һәм муниципалитетлар җаваплы булган. 2018 елдан федераль законнарга ярашлы, аттракционнарның эшчәнлеге буенча барлык таләпләрнең үтәлешен дәүләт техник күзәтчелеге контрольдә тота.