Җәмгыять
11 июнь 2022, 07:37

Кемнән ярдәм сорарга?

Көчле яңгырлар елгаларны ярларыннан чыгарды, кешеләрнең йортларын, ихаталарын су баса. 

bashinform.ru Кемнән ярдәм сорарга?bashinform.ru Кемнән ярдәм сорарга?
Кемнән ярдәм сорарга?Фото:bashinform.ru

Башкортстанда соңгы көннәрдә яуган яңгырлар барсы өчен дә сынау булды. 112 коткару системасына бу көннәрдә су басуы турында 90 хәбәр килгән, кешеләр кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белми коткаручыларга шалтыратканнар.

Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, хәлләр аеруча Бишбүләк районында аяныч булган. Уфа, Агыйдел шәһәрләре, Благовещен,  Туймазы һәм Чишмә районнарында елгалар ярларыннан чыккан, кешеләрнең бакчаларын, ихаталарын су баскан.

Башкортстанда 9 июньнән 14 июньгә кадәр елгаларның күләме күтәрелү куркынычы бар.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас