Җәмгыять
11 июнь 2022, 09:14

Исерек шоферларны аулауга аерым игътибар биреләчәк

Алдагы өч көндә Уфа урамнарында ЮХХДИ хезмәткәрләре адым саен торачак.

Исерек шоферларны аулауга аерым игътибар биреләчәкИсерек шоферларны аулауга аерым игътибар биреләчәк
Исерек шоферларны аулауга аерым игътибар биреләчәк

Шәһәр көне бәйрәме чорында Уфа урамнарында ЮХХДИ хезмәткәрләре составын арттырачаклар.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов билгеләп үткәнчә, юл-патруль хезмәте экипажларының юлларда рейдларны көчәйтүе хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән.

«Исерек шоферларны аулауга аерым игътибар биреләчәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый профилактик чаралар уздыруның нәтиҗәсе зур һәм юлларда җәяүлеләрне һәм башка машина йөртүчеләрне хәвеф астына куйган закон бозучылардан котылырга ярдәм итә», - ди Владимир Севастьянов.

Рейдлар өч көнлек яллар ахырына кадәр барачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас