Җәмгыять
10 июнь 2022, 04:57

Ярату яшәтә дөньяны!

Әминә апа – гади кеше түгел, аңа барсы да үзләрен борчыган проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап, сихәткә сусаган күңелләрен шифа өмет итеп килә. Һәм бик күпләр җаннары тынычланып, яшәүгә көч-дәрт алып, киләчәккә өметләре уянып кайтып китә.

Ярату яшәтә дөньяны!Ярату яшәтә дөньяны!
Ярату яшәтә дөньяны!

Әминә ханым белән бер күрешү – үзе бер гомер. Аның акыллы сүзләре дә, акыллы һәм шул ук вакытта сынап караучы күзләре дә үзенә тарта, күңел төбендәге иң яшерен серләреңне уртаклашырга чакыра. Әминә апа – гади кеше түгел, аңа барсы да үзләрен борчыган проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап, сихәткә сусаган күңелләрен шифа өмет итеп килә. Һәм бик күпләр җаннары тынычланып, яшәүгә көч-дәрт алып, киләчәккә өметләре уянып кайтып китә.

   Әминә Яһүдә кызы – Авыргазы районы Исмәгыйль авылы кызы. Унынчыны тәмамлаганнан соң Авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә читтән торып укырга керә һәм туган мәктәбендә  пионер әйдәүчесе булып эшли башлый.

   Булачак тормыш иптәше Фаил Нагаев белән Әминә апа авылдашлар. Озак кына дуслашып йөреп өйләнешәләр һәм яшь гаилә улларга кинәнә: бер-бер артлы дүрт малайга гомер бүләк итә алар. Бүген инде уллары үсеп җитеп, зур белемнәргә ия булырга өлгергән. Ә Әминә апа белән Фаил абый йортларына өч килен төшереп, биш оныкка картәни-картәти булган. Яллар җиткән саен йортлары оныкларының күңелле шау-шуына күмелә, уллары-киленнәре “әти-әни” дип өзелеп тора. Бәхет өчен тагын ни кирәк адәм баласына?

   -Яшьтән кавышкансыз, бүгенге матур-җитеш тормышыгызны корулары, дүрт улны үстереп аякка бастырулары җиңел генә бирелмәгәндер бит?- дигән сорау бирәм Әминә ханыма.-Бүгенге яшьләрнең кайсылары – бүген очраша, иртәгә – кавыша, икенче карасаң, аерылыша да...  

   -Гаиләм –тормышымның бөтен мәгънәсе. Балаларны да шуңа әзерләп, бер-берсенең, ата-ананың кадерен белергә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Дөнья булгач, Фаил белән безгә дә күпне күрергә-кичерергә туры килде, ләкин сынауларны лаеклы үтеп, бергә булдык, балаларыбызны пар канатлы итеп үстерүне үзебезгә максат итеп куйдык. Ә инде яңа кавышкан яшьләргә иң кирәкле нәрсә – ул әти-әнинең дөрес киңәшләредер дип ышанам. “Гаилә – бар авырлыкларга калкан, шуңа аны сакларга кирәк”,- дигән әйтемне кечкенәдән аңлап үсү мөһим һәр балага.

   Бүгенге яшьләргә килгәндә, аларны артык тиргәргә дә ашыкмыйм әле мин. Чөнки без яшь чактагы кебек эшле, ашлы, киләчәккә зур өметләр белән яшәү бәхетеннән мәхрүм кебек тоела алар миңа. Дәүләтебез киләчәктә яшьләребезгә күбрәк игътибар бүлсен, аларны чын патриотлар итеп тәрбияләсен һәм лаеклы хезмәт хаклары түләсен иде. Менә шул чакта илнең киләчәге ышанычлы булачак.

   Мин гел җаваплы вазифаларда эшләдем, эшкә куркып тотынмадым. Мәсәлән, безнең ул чордагы “Знамя” колхозы көчле хуҗалыклардан исәпләнде, мин директор урынбасары йөген тарттым. Директорыбыз Николай Кузмич Некрасов бик тә яхшы кеше иде, халыкның көнкүрешен кайгыртты, тырышып эшләгән һәр хезмәткәрнең кадерен белде. Әгәр бүген дә шундый түрәләр күбрәк булса, тормышлар тизрәк яхшырыр иде дип уйлыйм. Чөнки кеше, әгәр хезмәт урынында үзен хөрмәт иткәннәрен тойса гына, тагын да дәртләнебрәк эшәргә тырыша.

   Бүгенге зур, Исмәгыйль урамын бизәп утырган күркәм йортларын тергезгәнче яшь гаилә башта Фаил абыйның әти-әнисе белән төп йортта 13 ел бергә гомер кичерә.

   -Бергә яшәгән вакытта кайнатам Ибраһим Мөхәммәтгариф улы каты чирләп китте, урынга ятты. Аны озак кына ихлас тәрбияләдем, көчле авыртуларын басар өчен төнен торып, кирәкле уколлар эшли идем. Бүгенге тормышымның җитеш, тыныч булуын аның фатихасыдыр дип беләм. “Әминә, гомер буе рәхәттә яшә, кызым”,- дип тели иде гел генә. Изге күңелле кеше иде, урыны җәннәттә булсын.

   -Аннан кайнанагызны да тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаткансыз икән.

   -Олыгаеп, кеше ярдәменнән башка яши алмый башлагач, Фаил белән әнкәйне  дә үзебезгә алып килдек һәм 95 яшенә кадәр кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәдек.  “И-и, балакаем, бер үк рәхмәтләрем төшсен”,- дип фатихасын биреп, балалары, оныклары янында җыелган чакта хушлашты ул якты дөнья белән. Менә шулай итеп, тормыш куйган сынауларны үтәргә тырышып, бар туганнарны якын күреп һәм һәр туган көнгә сөенеп, Аллаһка шөкер әйтеп яшим бүген. Минемчә, балаларыбыз дә моны күреп, үзләренә үрнәк алып яшәрләр.

   -Әминә апа, бүген үзегез дә бик күпләргә тормыштагы сынауларны үтәргә, катлаулы чирләрдән, күз тию, сихер һ.б. зәхмәтләрдән котылырга ярдәм итәсез. Сез беркайчан һәм беркемгә дә, мөмкинлегегез булса да, үзегезгә реклама ясарга рөхсәт итмисез (миңа да бик озак ризалык бирми, еллар дәвамында көттердегез). Шул ук вакытта кешеләр бер-берсеннән ишетеп тә, “чыбыксыз телефон” аша белешеп тә, ерак район һәм шәһәрләрдән, хәтта чит өлкәләрдән килүен дәвам итә. Әйтегезче, үзегездә дәвалау сәләте барлыгын кайчан тойдыгыз?

    -Башта билгеләре юк иде кебек. Кечкенә чакта әти әйтүен-әйтә иде миңа: “нәрсәләр күреп-карап утырасың син, кызым?”,- дип. 35 яшемдә ачылды әлеге сәләт. Хәер, белгән кешеләр әйтә килделәр инде, бу сәләт сиңа әтиең ягыннан килгән дип. Әти исә үзендә дәвалау сәләтен тоймыйм ди иде... Бәлки, аннан алдагы буын туганнарда булгандыр ул, анысын белмим.

   Дәвалау сәләтен ачуда миңа дисбе ярдәмгә килде. Беренче дәвалый башлавым килен тиешле кешебезнең туганыннан башланды. “Бер дә яшәүгә дәртем дә, хәлем дә юк”,- дип елады ул. Бисмиллаһ салып карадым да: “Әллә игезәк балалар тапкан идеңме?”,- дигән сорау бирдем. “Әйе, ләкин берсе яшәмәде шул, тирескә күмделәр”,- димәсенме бу?! Шуннан догалар белән дәваладым үзен. “Син дәвалагач, җаныма тынычлык таптым”,- дип рәхмәтләр укыды.

   Шуңа охшаш хәлләр күп очрады тормышта: кемдер (ирекледәнме-ирексездәнме) начар эшләр эшләп, үзен җан газабына дучар итә, аннан бу эшләр аның бар тынычлыгын ала, каһәр булып үзенә яки якыннарына әйләнеп кайта, кемгәдер күз тия, яисә сихерле урынга баса һәм чиргә ия була, кемнедер дошманнары сихерлиләр...

   -Гөнаһсыз – фәрештә генә диләр. Адәм баласының яшәү дәверендә ялгыш эшләр кылуы мөмкиндер. Күз тиюне дә аңларга була кебек. Ә менә сихер ясауны яки кемгәдер каза китерергә теләп сихер ясатуны кайсы вәхшие генә үз өстенә ала икән, Әминә апа? Кемнеңдер язмышын үзгәртергә, башкага начарлык кылырга кемнең хакы бар?

   -Күңелендә явызлык булган кеше аны уйлый белә дисеңме? Бүген сихер эшләү яки башкадан эшләтеп алучылар бигрәк тә артты. Алар моның өчен Аллаһ каршында җавап тотасылары барын уйламыйлар, ә кара эшләрен дәвам итәләр.

   -Чынлап та, кемдер сихер кайтару көченә ия булган кешене эзли, кемдер, киресенчә, начар эшләрен дәвам итә. Ә сез – кешеләргә ярдәм итү өчен тырышлык саласыз. Әйтегезче, сезгә кемгәдер сихер ясатырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр очрадымы?

   -Сихер – бик куркыныч, начар нәрсә. Аңа керергә уемда да юк, Аллаһ сакласын! Үземә килгән кешене, аның уй-фикерләрен, нәрсә теләвен күреп торам. Әлбәттә, сихерне эшләү, бәлки, ансаттыр да. Ә менә сихерне кешедән чыгару – бөтенләй башка, бер дә җиңел нәрсә түгел. Моның өчен башта кешегә “үтеп керергә”, аның эчендә нәрсә барлыгын “күрергә” кирәк. Менә шуны аңлап-күргәннән соң гына эш башлыйсың инде. Кешегә тик бисмиллаһ белән үтеп керәм, бары аның белән ярдәм итеп була.

   -Сихерне чыгару ансат түгел дидегез...

   -Кешене аннан арындыру чынлап та күп көч, вакыт таләп итә. Дәвалаучының үзенә дә зур зыян килүе бар, белеп эш итәргә кирәк.

   -Ә бит кемдер уйлый инде, вәт бу дәвалаучылар ансат акчалар эшли дип...

   -Иң мөһиме – кешегә ярдәм итү. Килгән кешегә күренү  хакын әйткәнем юк, кемнәрдер: “һәр эшнең хәере була, рәхмәт” дип, үзләре калдырып китә. Кулыма сорап алмыйм, Аллаһка шөкер.

   -Сез нинди авыруларны дәваларга алынасыз?

   -Төрле чирләр белән киләләр, шөкер, ярдәмем тия. Мин хәтта яман шеш белән авыручыларга да кире какмыйм. Хәтта 10-15әр ел элек дәваланып, исән-сау булып дөнья көтеп яткан кешеләрем бар, Аллаһка шөкер. Ә менә әгәр дә авыру инде химия терапиясе үтеп өлгерсә, алынмыйм. Чөнки юлы ябыла. Шуңа бүген бар кешеләргә дә болай дияр идем: сәламәтлекләрегезне тикшертеп торырга вакыт табыгыз, авыру тамыр җәя башлаган икән, дәваланырга ашыгыгыз. Күпләр бит инде чире кискенләшүен ачык тойса да, табибка баруны соңгы чиккә кадәр суза. Алай ярамый!

   -Тормышта сихер чынлап та шулай күпме?

   -Искиткеч күп! Сихер эшләүне төп шөгыль итүчеләр дә, аңа ихтыяҗы барлар да шактый. Бүген бик катлаулы заманда яшибез түгелме: күрше-күршене, туган-туганны күрә алмый. Ә “теге ирне, яки бу хатынны яратам, аны ничек тә үземнеке генә итәм”,- дип гөнаһка батканнар, сихер эшләтергә чирканмаганнар күпме? Уйлап карасаң, шаккатарлык! Андыйларны әле җиңәргә була, ә менә экран, телевизор аша эшләнгәннәре күпме? Аларны нихәл кайтарасы?

   -Әминә апа, сихер кайтару дәвалаучыдан бихисап көч таләп итә дидегез. Шул кадәрле энергияне кайдан аласыз?

   -Аллаһның рәхмәте белән, кичен ятам да, догалар ярдәмендә үземне чистартам. Шөкер, моңа үз энергиям җитә.

   -Дәвалауга һәркемне дә аласызмы?

   -Сихер эшләү белән шөгыльләнүчеләрне кабул итмим. Мин аларны шунда ук күреп алам һәм йортымнан чыгып китүләрен сорыйм. Ә инде калганнарны, әгәр дәвалый алам икән, биш көн дәвамында үземә китерәм, аннан соң инде төрле бәлаләрдән саклау куям. Бүгенге заманда саклау кебек калканың булу бик мөһим.

   -“Өмет” укучыларына нинди теләкләрегез бар?

   -Үзегезне һәм якыннарыгызны яратыгыз һәм саклагыз, чөнки якыннарыбызга булган мәхәббәт – ул безне киләчәккә әйдәүче зур көч. Шулай ук күбрәк догалар укыгыз һәм сәламәт булыгыз!

                                                          Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас