

Гәзит-журналларга 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Подписка кампаниясе кысаларында БР "Башкортстан Республикасы" Нәшрият йорты Әбүнәчеләр көне үткәрә.
Бу чара 14 июньдә, Башкортстан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә булачак.
Бу чара Уфада матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта узачак. Моңардан тыш, сезгә республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары зур концерт та күрсәтәчәк. "Аргамак" рок төркеме, "Ауаз" фольклор ансамбле, БРның халык артисты Миндигафур Зәйнетдинов, Фәдис Ганиев, БРның атказанган артисты Марсель Котыев, БР һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Богатырева, виртуоз баянчы-гармунчы Салават Аксанов, Лилия Ишемьярова, Илнур Локманов,"Тамыр" балалар җыр ансамбле һәм башка артистлар җыр-моңнары белән сөендерәчәк.
Уфабызда һәм аннан читтә яшәүче дусдарыбыз! Сез дә бу чарадан читтә калмагыз, безгә килеп, "Өмет"кә язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз. Язылучылар арасында кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр уйнатыла!
Шуны да онытмагыз: "Өмет" подпискасын якын кешеләрегезгә, дусларыгызга бүләк тә итә аласыз. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Үзегез генә түгел, дусларыгызны да алып килегез.