

Бездә элек-электән күрсәткечләрне матурлап күрсәтү гадәте яши. Кирәкле санны күрсәтмәсәң, вазифаңнан китүең ихтимал.
Мәсәлән, 2018 елда Росстат хезмәтенең “илдәге халыкның өчтән беренең алмаш аяк киеме алырга да мөмкинлеге юк” дигән хәбәрне алыйк. Бу хәбәрдән соң, Росстат җитәкчесе Александр Суринов шунда ук эшеннән җибәрелде. Ил җитәкчесенең матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Песков “Росстат каян мондый мәгълүматлар ала” дип үзенең аптыравын белдерде. Росстат исә, Югары икътисад мәктәбе хезмәткәрләре белән тикшеренүләрдән, шулай ук 60 меңнән артык гади кешеләр белән аралашудан соң тупланган саннар бу, дип аңлатты.
Әмма бу җавапны ишетмәмешкә салыштылар һәм күп тә үтмәде Русия статистика комитеты илнең икътисад министрлыгы карамагына күчерелде һәм аның җитәкчесе итеп Максим Орешкинның урынбасары Павел Малков билгеләнде.
Бу тармакта бөтенләй тәҗрибәсе булмаган яшь җитәкче килеп утыргач, эшләр җайланып китте. Яңа җитәкче илдә төзелеш күләме –5,3 процент, ә эшкәртү сәнәгате күрсәткечләре 12 тапкырга артты дигән мәгълүмат игълан итте. Шул ук вакытта илнең Хисап палатасы төзелеш күләменең кимүе хакында хәбәр җиткерде. Шулай шул, статистларның кабинет эчендә махсус программа нигезендә исәпләнгән күрсәткечләре кайчак чын тормыштан бик ерак тора, бигрәк тә статистика комитеты икътисад министрлыгы карамагында булганда.Чөнки дөрес саннар илнең икътисад үсеше өчен җавап биргән министрлыкның начар эшләвен фаш итәчәк бит. Ә Хисап палатасына ил җитәкчелеге тарафыннан ярыйсы гына бәйсезлек бирелде. Шуңа күрә ул икътисад үсеше хакында да, коррупция һәм казнадан бүленгән акчаларның максатчан файдаланылмавын да курыкмый һәм яшерми әйтә ала.
Инде бу җитәкче дә эшеннән алынды һәм күптән түгел статистика комитетын җитәкләргә 38 яшьлек Сергей Галкин тәгаенләнде. Инде ул нинди саннар белән безне куандырыр.
Күпертеп язуларның тарихы зур
Тарихка күз салсаң, саннарны күптереп яки җитәкчелеккә ошарлык итеп күрсәтергә тырышу безнең илнең гасырлар буена сузылган бәласе икәнлеген аңлыйсың. Статистика белән Русиядә 1802 елда Эчке эшләр министрлыгы кысаларында шөгыльләнә башлыйлар. Ягъни баштан ук аны хакимият контрольдә тота. Дәүләт файдасына “дөрес” саннар күрсәтү СССР чорында да дәвам итә. Бигрәк тә Сталин заманында моңа зур игътибар бирелә, һәрбер уңайсыз саннар киң җәмәгатьчелек күзеннән алынып бара. Халыкка бары индустриализация һәм хәрби җитештерү уңышлары гына җиткерелә.
1990 нчы еллар реформалары башлангач реаль хәл турында белә башладык. Анда да күп дөрес саннар яшерелде һәм “рәсми куллану өчен” генә грифы астында аерым даирәләргә генә җиткерелде. Безнең илдә нишләптер барысы да “кинәт” кенә була. СССР да кинәт кенә таркалды да куйды бит. Гәрчә илнең икътисади үсеше түбән тәгәрәвен, социаль проблемаларның арта баруын, элеккеге союздаш республикаларда конфликтлар барлыкка килүен саннар ачык күрсәтеп торса да, җитәкчеләр бу саннарга һәм фактларга тиешле игътибар бирмәделәр. Украинада махсус хәрби операция башлангач, “кинәт” кенә илнең сәнәгать һәм җитештерү тармагында күпчелек корылмалар, җиһазлар һәм компонентларның чит илләрдән китерелүе ачыкланды.
Хуҗалык кибетләренә керсәң, чүкеч, кадак, көрәккә кадәр чит илнеке икәнлеген күреп аптырыйсың. Күптән түгел Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко: “чит илләргә миллионлаган тонна металл сатабыз, тикшерә китсәң, кадакны да читтән китерәбез икән. Бездә кадак, шөреп, болт һәм гайкалар да эшләнмимени ул?”, – дип гаҗәпләнүен белдерде.
Шкафсыз да калырбызмы икән?
Күптән түгел мебель кибетләрендә стенка-шкаф сайлап йөрдем. Андагы заллар да яртылаш буш калган. Каталоглары буенча карый башласаң, бик матур өй җиһазлары күрергә була. Үзеңә ошаганын сатып алыйм дисәң, “бу стенка юк, җитештерүдән төшереп калдырылган” дип җаваплый сатучы. Сәбәбе шулай ук гади, шкаф тоткалары, ныгытмалары, питләләре – барсы да Германия, Италия, Чехиядән китерелгән
булган. Алар озатылмый башлагач, мебель фабрикалары яртылаш туктап калган. Бак дисәң, үзебездә ишек тоткасы белән питлә дә эшли белмибез икән. Нәрсә, төсле металл беткән мени безнең илдә? Рус остасы бетне дә дагалый ала дип мактанырга яратабыз, горурланабыз, шул ук вакытта хуҗалыкта кирәк булган гади генә электр инструментларын да доллар һәм еврога читтән китерәбез бит. Русиядә гасырлар буена әйтелеп килгән “кем гаепле” дигән сорау килеп баса. Хуҗалар кая караган һәм алар нинди статистика мәгълүматлары нигезендә җитәкчелек иткән? Күңелсез саннарны яшереп килүнең озакка сузылган традициясе тагын кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Дөрес, бүген инде Интернет һәм башка бик күп бәйсез мәгълүмат чыганаклары булган шартларда дөрес саннарны артык яшереп тә булмый. Гади кешеләр алар аша үз фикерләрен һәм дәгъваларын белдерәләр. Статистика комитеты кибетләрдәге хакларны үзенчә күрсәтә, иртә белән азык-төлек сатып алырга барган һәркем бу саннарның чынбарлыкка тап килмәвен күрә...
“Уртача” чаршавына яшеренеп
Кешеләрнең хезмәт хакларын һәм керемнәрен арттырып күрсәтү гади халыкның күптән саруын кайната. Русия гражданнарының кереме сигезенче ел рәттән түбән тәгәрәгән вакытта “уртача хезмәт хакы” дигән термин артына яшеренеп эш итәргә өйрәнделәр. “Уртача” дигәне ул иң югары һәм иң түбән хезмәт хакы алучыларның керемнәрен кушып исәпләү. Әгәр кушып исәпләмәсәң, илдә ярлылар, хәтта хәерчеләрнең тагын да күбрәк икәнлеге күренәчәк бит. Хөкүмәт 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен һәм яшәү минимумын арттыру турында карар кабул итте. Яшәү минимумы төшенчәсе ашамлыклар җыелмасын аңлата. Бу урында гади халыкта урынлы сорау туа: ни өчен көнкүреш һәм куллану товарлары, төрле хезмәт күрсәтүләр яшәү минимумына керми? Экспертлар фикеренчә, барысын да исәпләсәң, яшәү минимумы суммасы 2-3 тапкырга күбрәк килеп чыга, димәк, 35-40 мең сумнан кимрәк булырга тиеш түгел. Заманында ул вакытта Хисап палатасын җитәкләгән Татьяна Голикова Финанс министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясап, яшәү минимумын куллану бюджеты белән алыштырырга тәкъдим иткән иде. Бу азык-төлек җыелмасыннан гына торган яшәү минимумы кәрзине түгел инде. Финансистлар фикеренчә, куллану бюджетында ашамлыклардан тыш, кием-салым алыр өчен дә, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә акча булырга тиеш. Соңгы арада халык бер-берсе белән аралашмый башлады дигән булабыз. Кесә ягы “өеңдә генә утыр” ди шул. Әгәр дә хезмәт хакын куллану бюджетына нигезләнеп исәпләсәң, илдә хәерчеләр санының ике тапкырга күбрәк икәнлеге ачыкланачак. Бу очракта ил җитәкчесенең ярлылыкны 2 тапкырга киметергә дигән күрсәтмәсен үтәү ике тапкырга авырлашачак. Әгәр дә хезмәт хакын алай ук күтәрү мөмкинчелеге юк икән, һичьюгы коммуналь хезмәтләргә хакларны арттырмый торсыннар иде.Тиздән, ягъни 1 июльдән, безне тагын шундый “куанычлы” яңалык көтә. Совет заманында гади хезмәт иясе, аз хезмәт хакы алып та, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә зарланмады. Тарифларны күтәрү белән мавыкмадылар. Бүген газ белән нефтьне кая куярга белмәгән вакытта коммуналь түләүләрне арттырмау җаен табып булмый микәнни? “Аз хезмәт хакы алып, аның ярытысын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мәҗбүр булган кешеләрнең илдә күпчелек икәнлеген күрмиләрме әллә? Юк, күрмиләр шул. Чөнки статистика мәгълүматларына ярашлы, ил халкы бик җитеш яши бит. Ни өчен шулай?
Фото: ачык чыганактан