Җәмгыять
10 июнь 2022, 12:40

Озайлы яңгырлар хәвефле

Ирек Сәгыйтов район җитәкчеләренә су ташкыны аркасында бәла-казаларга юл куймас өчен халыкка ярдәм итәргә кушты.

Озайлы яңгырлар хәвефлеОзайлы яңгырлар хәвефле
Озайлы яңгырлар хәвефле

10 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә БР гадәттә тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды, аны Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде.

Ирек Сәгыйтов Уфа һәм Агыйдел шәһәрләрендә, Благовещенский, Туймазы һәм Чишмә районнарында көчле яңгырлар аркасында су басу турында 90нан артык хәбәр килүен билгеләп үтте. Бу атнада Бишбүләк районында да хәлләр кискен булды.

- Һава торышы фаразыннан чыгып, республикада көчле явым-төшем вркасында 9 июньнән 14 июньгә кадәр елга- күлләрдә су кискен күтәрелүе көтелә, - диде вице-премьер, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Узган атнада көчле яңгыр нәтиҗәсендә 80 агач ауган, шул исәптән 8е автомобильләргә, 9 транспорт чарасы зыян күргән, халык арасында зыян күрүчеләр юк.

Ирек Сәгыйтов район җитәкчеләренә су ташкыны аркасында бәла-казаларга юл куймау өчен республика халкының һәм йорт хайваннарының иминлеген тәэмин итү буенча тулы чаралар күрергә, гражданнарга яңгыр суларын базлардан һәм йорт-куралты тирәләреннән кудыртырга ярдәм күрсәтергә кушты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас