

Баймакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә «Башкорт аты» башкорт токымлы атлар республика фестивален үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы булды.
Катнашучылар әлеге фестивальне ничек үткәрү турында фикер алышты, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте. Чара август башында Баймак районында Граф күле тирәсендә узачак, дигән карар кабул ителде.
Анда пленар өлештә Башкортстан Республикасында ат үрчетү, кымыз ясау, халык кәсебе традицияләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атлар санын арттыру һәм популярлаштыру мәсьәләләрен каралачак. Шулай ук кунакларны һәм катнашучыларны бай мәдәни программа көтә.
Тамашачылар һәм килгән кунаклар «Ылак», «Тай-тулак», җәядән ату ярышларында катнаша алачак. Кунакларга шулай ук башкорт токымлы атлар катнашлыгында театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителәчәк.
Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов:
- Хәзерге вакытта әзерлек бу чарага җитди бара, һәм бу киләчәктә федераль статус алачак зур вакыйга булачак. Билгеле булганча, башкорт атлылары Ватанны саклауга зур өлешләрен керткән, аларны французлар «Төньяк амурлары» дип атаган. Наполеон армиясе белән сугышларда, урыс гаскәрләренең чик буе походларында 28 башкорт полкы катнаша. "Төньяк амурлары" Германияне - Гамбург, Эрфурт, Берлин шәһәрләрен азат итүдә катнашкан һәм җиңү белән Парижга кергән. Без бу чара белән Башкорт атлыларының батырлыгына гына түгел, ә чыдамлыгы һәм талымсызлыгы белән дан тоткан башкорт токымлы атларга да ихтирам күрсәтергә телибез.
Бу чарада Русиядә иң зур атлар парадын үткәрү көтелә.