

Башкортстанда елдан-ел бал кортлары үрчетүчеләр арта бара. Яңартылган реестрга караганда, төбәктә умартачылык белән шөгыльләнүче 12,3 мең фермер яши.
2021 елда аларның саны – 11,3, ә 2020 елда 10,7 мең генә тәшкил итә иде. Ләкин шунысы борчуга сала: умарталар саны кими төшкән икән. Үткән елда 221,4 мең баш умарта теркәлгән булса, быел 215 меңгә калган.
Узган елда республикада басуларны пестицидлар белән агулау һәм корткычлар ишәю аркасында 150 умартачылык хуҗалыгы зыян күргән. Аеруча Куергазы, Баймак, Зианчура, Күгәрчен районнары фермерлары умарта күчләре күпләп харап булуы турында хәбәр иткән. Умартачыларга компенсация түләргә вәгъдә иттеләр.
Апрель аенда Башкортстан Башлыгы бал кортларын саклау һәм умартачылык продукциясенең сыйфаты турындагы законга кул куйды. Анда умарталыкларны урнаштыру буенча таләпләр билгеләнде һәм бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын кисәтү буенча чаралар каралды.
Фото: ufa-news.net