Җәмгыять
9 июнь 2022, 10:20

Кибеттә коммуналь хезмәтләргә дә түләп була

Бу гамәл нибары берничә минутны гына ала.

Кибеттә коммуналь хезмәтләргә дә  түләп булаКибеттә коммуналь хезмәтләргә дә  түләп була
Кибеттә коммуналь хезмәтләргә дә түләп була

Торак-коммуналь  хезмәтләр  өчен ничек түлисез? Почтада, банкта, банкомат аша, банкның мобиль кушымтасында, идарә итүче компания аша, дәүләт хезмәтләре порталында ... Вариантлары күп. Әгәр дә яшьләр күпчелек очракта онлайн-түләүләрне өстен күрсә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе алардан файдалана белми һәм бүгенге көнгә кадәр почта яки банк бүлекчәләрендә озын чиратларда тора, аларның эш графигына җайлаша.

      Бүген торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз өсләренә банк түләү агентлары функциясен алган магазиннарда да исәп-хисап ясарга була. Алар кэшаут хезмәте күрсәтә. Бу сервис 2018 елда кертелә башлады. Ул гражданинга товарлар сатып алганда кибет кассасында торак-коммуналь хезмәтләр яки элемтә  өчен түләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, кеше кибеткә ипи алырга дип кенә килеп, башка йомышын да үти – шунда ук ут һәм су өчен дә түләп чыга.

Бу гамәл нибары берничә секундны ала. Алгоритм бик гади:

  1. Сатып алучы сатучыга түләү квитанциясен бирә.
  2. Сатучы штрих-кодны яки QR-кодны “укый”.
  3. Сатып алучы үз мәгълүматларын (фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, адресын, түләнергә тиешле сумма һ.б.) тикшерә.
  4. Сатып алучы банк картасы белән исәпләшә, сатучы аңа түләү турындагы чекны бирә.

    Шунысын онытмаска кирәк, хезмәтләр өчен түләгәндә кулакча белән исәп-хисап ясап булмый – кэшаут сервисы кагыйдәләре  банк картасы белән генә эшләргә мөмкинлек бирә.

    Сәүдә-сервис предприятиеләре кассаларында мондый түләүнең өстенлекләре күренеп тора: кешегә “коммуналка”  яки элемтәне комиссиясез ничек түләргә икән дип баш ватасы юк, банкка бару  өчен вакыт әрәм ителми, банкомат эзләп йөрисе юк...  Бу бигрәк тә финанс учреждениеләре 17.00-18.00 сәгатькә кадәр эшли торган торак пунктлар өчен актуаль.

 

  • Иң беренче чиратта бу ерак,   халкы аз булган һәм барып җитәргә  кыен булган территорияләрдә яшәүчеләргә кагыла. Мондый авылларда кибет кассасы кайчакта коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүдә бердәнбер юл, - ди  Русия Банкының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең түләү системалары һәм исәп-хисап бүлеге начальнигы Светлана Разумейкина.

  Кибеттә “коммуналка” яки элемтә өчен түләп буламы – моны шунда күренеп торган урынга беркетелгән  язудан аңларга була. Яисә сатучыдан сорарга кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас