Җәмгыять
9 июнь 2022, 02:50

Геройлар онытылырга тиеш түгел...

Луганск республикасында генерал Миннигали Шайморатов бюсты ачылды.

Геройлар онытылырга тиеш түгел...Геройлар онытылырга тиеш түгел...
Геройлар онытылырга тиеш түгел...

Луганск республикасында 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар генералы, Русия Герое Миннигали Шайморатовка бюст ачылды. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан итте.

“Бүген безнең өчен истәлекле көн. Луганск республикасының Штеровка авылында, 1943 елда генерал-майор Миннигали Шайморатов һәлак булган урыннан ерак түгел, без дивизия командиры бюстын ачтык. Озак еллар дәвамында җирле халык  Башкортстанның данлы уллары каберен кадерләп караган һәм аларның якты истәлеген саклаган. Алар тарихи хакыйкатьтән бер адым да артка чигенмәгәннәр, моның өчен бүген дә безнең барыбызга да көрәшергә туры килә. Без моның өчен бик рәхмәтлебез. Бу һәйкәл Шайморатовка гына түгел. Бу сигез дистә ел элек нацистлар белән сугышкан барлык солдатлар һәм бүген дә бу көрәшне дәвам иткән геройлар хөрмәтенә”, -   дип язган Радий Фәрит улы социаль челтәрләрдә.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас