Җәмгыять
8 Июня 2022, 13:42

Алдагы көндә дә бергә көрәшәчәкбез

Башкортстан Луганск Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгыта.

Алдагы көндә дә бергә көрәшәчәкбезАлдагы көндә дә бергә көрәшәчәкбез
Алдагы көндә дә бергә көрәшәчәкбез

8 июньдә, Луганскта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.

Леонид Пасечник эшлекле очрашуга килүчеләргә һәм Башкортстанда яшәүчеләргә зыян күргән территорияләрне тергезүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Русия Федерациясе регионнары безнең шәһәрләр һәм төбәкләргә шефлык итәләр. Башкортстан безгә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Сез Красный Луч шәһәренә булыша башладыгыз. Ышанам, бергәләп без инфраструктураны тиз тергезәчәкбез, торак һәм социаль объектларны сафка бастырачакбыз, кешеләрне гадәти тормышка тизрәк кайтырга булышачакбыз,-  диде Леонид Пасечник.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Луганск кешеләренә алдагы көндә дә булышачагын, икътисадта һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлекне үстерәчәген белдерде.

- Башкортстан һәм Донбасс халыклары арасындагы дуслыкның тарихи тамырлары бар. Бөек Ватан сугышы вакытында безнең бабаларыбыз Луганск җирен бергә якладылар һәм бүген без тагын бергә нацизм белән көрәшәбез”, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без ярдәм итүгә зур игътибар бирдек һәм сезгә зур төркем табиблар, төзүчеләр җибәрдек. Алар халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк, төзүчеләр төрле объектларны тергезәчәк. Бу максаттан, гуманитар конвойлар кысаларында безасфальт заводы, төзелеш материаллары, медицина җиһазлары җибәрдек. Бу эшне Башкортстан Хөкүмәте аппарат җитәкчесе Азамат Абдрахманов контрольдә тота.

Төбәк җитәкчесе республиканың Луганск балаларын сәламәтлек лагерьларында ял итү өчен һәм хәрбиләрне шифаханәләрдә савыгу үтү өчен кабул итәргә әзерлеген искәртте.

Радий Хәбиров 2022 елның икенче яртысында Башкортстан Луганск Халык Республикасына сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармакларында уртак проектлар эшләү буенча бизнес – миссия җибәрергә уйлавын белдерде.

Леонид Пасечник белән очрашудан соң, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республиканың рәсми делегациясе вәкилләре белән, Луганск үзәгендә Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас