Җәмгыять
7 июнь 2022, 11:20

Радий Хәбиров: “Башкортстанның массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итәчәкбез”

"Медиаҗыен" барышында шундый фикер әйтте ул.

Радий  Хәбиров: “Башкортстанның  массакүләм  мәгълүмат чараларына ярдәм итәчәкбез”Радий  Хәбиров: “Башкортстанның  массакүләм  мәгълүмат чараларына ярдәм итәчәкбез”
Радий Хәбиров: “Башкортстанның массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итәчәкбез”

   Бүген Уфаның «Торатау»  Конгресс-холлында  үтүче «Медиаҗыен»  массакүләм мәгълүмат чаралары форумында Башкортстан Башлыгы журналистларга Ботенрусия халык исәбен алуны актив яктырткан өчен  рәхмәт белдерде.

     “Бүгенге көндә район массакүләм мәгълүмат чаралары элеккечә мөһим роль уйный, алар еш кына дөрес мәгълүмат утраучыклары булып тора. Республика аларга ярдәм итәчәк. Башкортстан хакимияте  дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чараларына да грант ярдәме күрсәтергә ниятли, аларның  күпчелеге  бүген катлаулы хәлдә калды”, - диде төбәк башлыгы.

       

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас