

“Матбугат тармагының тагын бер бурычы – квалификацияле кадрлар әзерләү, яшь талантларны, журналистларның яңа буынын эзләү”, - диде бүген Уфада үткән Медиаҗыенда Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.
- Бүген төшке аш вакытында мин журналист булырга хыялланучы талантлы яшьләр белән очраштым. Чәй өстәле артында без алар белән кем булырга хыялланулары, нинди социаль челтәрләрне өстен күрүләре, нинди китаплар укулары турында сөйләштек. Беләсезме, алар миңа нинди кызыклы сорау бирделәр? Ничек министр булырга! Бу бик дөрес позиция, минемчә, яшьләр уңышка, югары үрләргә, һөнәри уңышларга омтыла. Әлеге талантлы балалар берничә елдан республика журналистлары сафын тулыландырыр дип ышанам. Мин аларга барлык башлангычларында уңышлар теләдем, ә соңыннан алар белән истәлеккә фотога төштек, - диде ул.