

Узган ял көннәрендә 5 кеше ярдәм сорап 112 система үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
Бәхеткә, дүрт олкән кеше һәм бер бала исән-сау өйләренә кайтарылган.
"Җәй көннәре башлангач, кешеләр табигатькә ашыга: тау битләренең матур күренешләр, гөмбә һәм җиләкле урманнар, сусаклагычлар һәм елга ярлары аларны үзләренә тарта. Ләкин туристлар хәвефсезлек кагыйдәләрен оныталар, нәтиҗәдә адашкан яки югалганнар турында "112" номерына хәбәрләр саны арта”, - ди гадәттән тыш хәлләр комитеты вәкиле һәм үз тәкъдимнәре белән уртаклаша
Табигатькә китәр алдыннан сез түбәндәге чараларга игътибар итергә тиеш:
- бара торган җирлекне өйрәнегез (юллар, тимер юллар, елгалар, тауларның урнашуы);
- кая барырга, кайсы маршрутка һәм кайчан кайтырга җынганыгызны туганнарыгыз һәм дусларыгызга хәбәр итегез;
- машина белән сәяхәткә барсагыз - ягулыкның җитәрлек булуына инаныгыз;
- телефонны тулысынча зарядлагыз;
- сез барган җирдә җиңел аерылып торачак ачык төстәге кием киегез.
- эчәр су, ашамлык, яңгыр булганда юешләнмәс өчен полиэтилен капчыкка салынган шырпы алыгыз;
- хроник авырулар булганда кирәкле дарулар үзегез белән булсын.
- эссе һавада спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
Кайтыр юлыгызны таба алмасагыз, ярдәм сорап шунда ук 112 телефонына шалтыратыгыз. Исегезгә төшерәбез, сез бердәм ашыгыч ярдәм - 112 номерына SIM-картасыз, акча булмаганда һәм бикләнгән клавиатура белән дә шалтырата аласыз.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ