

Күзләрне иркәләүче хәтфә яшел калкулыклардан, серле урманнардан, аккошлы елга-күлләрдән торган, Кондызлы һәм Шады инешләре кушылган урында урнашкан саф һавалы бу яклар үзенә гашыйк итәрлек, ошатырлык шул. Без, өметчеләр дә, ошаттык бу төбәкне.
Олышадылыларның да ата-бабалары бер күрүдә яратып, бу төяккә беренче нигезне салганнар да авылга “Ошады” дип исем биргәннәр. “Ошады” тора-бара телгә яраклашып “Шады”га калган.
Билгеле ки, Советлар чорында гөрләп торган, басуларында игеннәр чайкалып үскән, кырларын дистәләрчә трактор, комбайн, йөк машинасы иңләгән “Шады” колхозын да үзгәреш җилләре аямаган. Хәер, соңгы елларда элеккеге күмәк хуҗалык урынына фермер хуҗалыклары акрынлап тернәкләнергә тырыша. Тик алар, кем әйтмешли, әле яралгы хәлендә. Иң мөһиме — авыл таралмаган-таркалмаган, урамнарда балалар авазлары тынмаган. Димәк, аның киләчәге бар дигән сүз бу.
Мәктәпле, мәчетле, кибетле...
530 йортта меңгә якын, ягъни 967 кеше яшәүче Олы Шады авыл хакимиятенә 6 авыл керә: Олы Шадыдан тыш, Кече Шады, Иштыбай, Калмазан, Юбай, Карачим.
Хакимият биләмәсендә үзәк авыл булган Олы Шады федераль трассага асфальт юл белән тоташкан. “Шады” колхозының көчле чагында таштан төзелгән ике катлы мәдәният йорты агач-куаклыклар арасында балкып утыра. Аннан ерак түгел кирпечтән заманында 400 укучы урынга исәпләнеп төзелгән белем учагы (бүген ул гомум белем бирү мәктәбе), балалар бакчасы тора. Мәктәптә өч авылдан җәмгысе 55 укучы белем алса, балалар бакчасына 15 бала йөри. Ә мәдәният йорты янында гына булачак мәчет төзелеп бетеп килә. Хакы 2,5 миллион сумга төшкән бу иман йортын салуда якташ иганәчеләре Марат Мәгъдәнур улы белән Нур Мөдәррис улы Фәтхетдиновлар зур көч салган. Авыл мулласы Васих хәзрәт җитәкчелегендә бөтен дини бәйрәмнәрн, дини йолалар әле иске мәчеттә башкарыла. Яңа мәчетнең манарасын урнаштыру һ.б. вак-эшләрен башкарасы калган.
Күрше Иштыбай да мәчетле авыл. Анда Асфар хәзрәт авыл халкына дин юлында мәгърифәт нурлары чәчә. Олы Шады авыл хакимияте башлыгы Рәсил Казбек улы Аллаяровның әйтүенә караганда, авылда дини бәйрәмнәр бик матур үтә, халык мәчетләргә йөри. Мәчетле авыл — иманлы авыл дип тиктомалга гына әйтмиләрдер. Соңгы елларда авылда иманга кайтучылар саны арткан, хәмер кабып урам кыздырып йөрүчеләр дә юк дәрәҗәсендә икән. Моңа, икенче яктан, “Аек авыл” республика конкурсында катнашулар да үз нәтиҗәсен бирми калмаган, әлбәттә.
Өч кибет бар Олы Шадыда. Шуларның берсе тулы кыйммәтле хуҗалык кирәк-ярак товарлары кибете, авыл халкын хезмәтләндерә. Олы Шады, Кече Шады йортларына зәңгәр ягулык кергән, суны да күп йортларда өйдән генә агызып алалар. Су дигәнлектән, авыл хакимияте халык белән берлектә чишмәләрне төзекләндерә. “Авылга якын урнашкан уникаль чишмәләребез бар. Аларны төзекләндерүгә аерым игътибар бүләбез”, — диде Расил Казбек улы.
Авыл янында гына олы күлсыман ике буа җәйрәп ята. Табигать кочагында ял итәргә яратучылар өчен шәп урын! Су кереп, шашлык кыздырып, җәйге кояш астында рәхәтләнеп ял ит кенә! Урамнарны, су буйларын, зиратларны тәртип-чисталыкта тоту буенча өмәләр үткәрәләр. “Халкыбыз бердәм, тату. Өмәләргә бик җитез кушылалар! Эш юнәлешләрен бергә билгелибез, уртак тырышлык белән башкарабыз”, — диде ике сүзенең берсендә “безнең якларда дус-тату, тырыш халык яши” дип, авыл халкын гел генә мактарга омтылган канәгать авыл биләмәсе җитәкчесе.
Авыл старосталары
Авыл биләмәсе башлыгының үзенә генә барлык эш-йомышларны башкару бик авырга төшәр иде, бәлки, барысын да үтәп бетерү мөмкин дә булмас иде, әгәр аңа алты авылның алты старостасы алты яктан булышып тормаса. Чынлап та, староста — ул авыл хакимияте җитәкчесенең уң кулы. Бүген исем-атамасы авыл кешесе колагына ят булып яңгыраган староста — халык хезмәтчеләренең халыкка иң якын торып хезмәт иткәне. Халыкның бөтен үтенеч-йомыш-теләген, аһ-зарын авыл хакимиятенә староста җиткерә. Урамнарны яктырту, янгынга каршы хәвефсезлек хәстәрлекләре, хакимият башлыгы икеләнеп торган чакта туган мәсьәләләр — аларның барысы да старосталар белән бергәлектә киңәшләшеп хәл ителә. Безгә аларның берсе — 2008 елдан бирле староста йөген тарткан Фәһим Фәхрисламов белән очрашып сөйләшү насыйп булды. Әле генә почта таратып килгән иде ул. Тормыш иптәшенә шулай булышырга вакыт таба икән.
—Ундүрт ел староста булып эшләү җиләттеме?— дип соравыбызга ихлас елмаеп:— Юк, халык ышангач эшлисе килә. Үзем дә өйрәнеп беттем инде, кеше белән аралашмасам кыен була башлый,—диде.
Җәмәгатьчелек башлангычында бушка гына эшләсә дә, староста җилкәсендә авылның эреле-ваклы шактый мәшәкатьләре ята.
“Калатау”
Авыл янындагы калкулыкта Бөек Ватан сугышы яланында башларын салган авылдаш солдатларга багышлап бик матур “Калатау” дип атап, мемориаль төзегән шадылылар. Олы Шады, Кече Шады, Калмазан авылларыннан сугышка киткән 408 солдатның 206сы туган якларга әйләнеп кайта алмаган. Яу кырында башларын салучыларның 145е — Олы Шадыдан. Авыл мемориалы — республика мемориалларның икенчесе булып төзелә. Пушкалар белән баетылып бик матур итеп төзелгән мемориаль авыл халкының горурлыгы да, истәлекле урыннарының берсе дә.
Фермерлар
Фермерлык эше аякка басып килә дидек. Авыл хакимияте җитәкчесе Расил Казбек улы Аллаяров бу турыда сүз кузгаткач, тәүдә “Фирсанә” крестьян-фермер хуҗалыгын телгә алды. Хуҗалыкта Фирсанә Кәримова сименталь токымлы мөгезле эре мал үрчетүгә тотынган. Бүген аның йөздән артык сыер малы бар. Фирсанә Кәримова берничә авылдашын да эшле иткән. Ишле мал асрагач, җир дә эшкәртмичә булмый. Басуда бөртеклелеләр һәм көнбагыш чәчә.
Фәнүр Галләмовны да мактады Расил Казбек улы. Төрле авыл техникасына — тракторлар, йөк машиналары — бай булган “Галләмов” КФХсы, кышын-җәен авыл Советына караган юлларны тазартып, тәртиптә тотуда гел ярдәм күрсәтә. Фермасын ачып җибәрмәсә дә, ихата тутырып мал асрый, басуда иген игә. Кыскасы, эш юк дип, кул кушырып торырга вакыты юк.
Марат Хәтмуллин исә җиләк үстерү белән шөгыльләнә. “Аның 4 гектар җире һәрчак пөхтә, бакча җиләген һәм кура җиләген бик яхшылап тәрбияләп үстерә”,— җиләк үстерүче фермерның эшенә карата шулай дип соклануын белдерде Расил Казбек улы. Марат Хәтмуллин 5 ел җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Җиләкләр өлгергән мәлдә авылдашлары да аңарда берникадәр акча эшләп алу мөмкинлегенә ия. Маратның киләчәктә бакчасында алмагачлар үстерү хыялы да бар икән. Бездән теләк шул: эшләре гел уң барсын эшкә батыр һәм уңган фермерларның!
“Эшләнгән эшләр күп, эшләнәселәре тагын да күбрәк”
Шулай диде әңгәмә барышында авыл биләмәсе җитәкчесе Расил Аллаяров.
Җиде урамнан торган Олы Шады авылы урамнарын бергә кушсаң, озынлыгы 20 километрга кадәр җитә. Мәһабәт йортлардан торган урамнар, йорт алларында җиңел машиналар, иркен мәдәният йорты, таш мәктәп, тарих музее, һәйкәлләр — боларның барысы да авылда җанлы тормыш кайнавы турында сөйли. Ел саен диярлек авыл биләмәсендә бер-ике яңа йорт төзелә — бу исә халыкның авылга йөз белән борылуын дәлилли.
Олы Шады авылы биләмәсе авыл утын тагын ныграк дөрләтер өчен төрле дәүләт программаларында катнаша. Соңгы елларда модага кереп киткән ППМИ программасында ел саен диярлек катнашалар. 2020 елда Иштыбай мәктәбенә саллы ремонт үткәрсәләр, 2021 елда шушы программа булышлыгында МТЗ-81 тракторы сатып алганнар. Быел да программада катнашуга гариза биргәннәр. Җиңә калсалар, Калмазан авылы зиратын төзекләндерү планнары бар. Гомумән, авыл өчен тәгаенләнгән программаларны искә алып, катнашырга гына торалар. Дәүләт акчасы килсә, якын килчәктә янгын сүндерү машинасы сатып алырга дигән планнары да бар. Гомумән, биредә авыл халкы хәвефсезлеге мәсьәләләрен чишүгә зур игътибар бүләргә тырышалар. Әлеге вакытларда элеккеге тегермәнне янгын сүндерү депосы итеп үзгәртеп яткан көннәре. Ә менә “Реальные дела” программасында катнашып “Бакый” чишмәсен төзекләндергәннәр.
Олы Шадының үзенә кадәр табигый газ кергән, биләмәдә халык саны буенча икенче урында торган Иштыбайга исә 2025елга кадәр газ кертү планлаштырылган. Әле бу уңайдан актив эшләр бара.
Саный китсәң, чынлап та эшләнгән эшләре дә шактый, эшләнәсе эшләре дә күп икән шул.
Бүген матур уй-хыяллар белән яшәүче Олы Шады авыл биләмәсе, халык белән кулга-кул тотынышып эшләп, заманадан артта калмаска тырышып, киләчәккә кыю карап, ышанычлы адымнар белән алга атлый.