Җәмгыять
6 июнь 2022, 09:55

Донбасска унынчы гуманитар ярдәмне җибәрдек

Фуралар гадәттәгечә Конгресс-холл яныннан кузгалды.

Донбасска унынчы гуманитар ярдәмне җибәрдекДонбасска унынчы гуманитар ярдәмне җибәрдек
Донбасска унынчы гуманитар ярдәмне җибәрдек

Бүген “Торатау”  Конгресс-холл мәйданыннан Донецк һәм Луганск халык Республикаларына унынчы гуманитар ярдәм җибәрелде.

     Күп тонналы дүрт фурада – шешәгә  тутырылган су, төзелеш материаллары, кием-салым, медикаментлар һәм беренче кирәк-яраклар әйберләре. Барлыгы 59 тонна. Кием-салым төялгән бер зур йөк машинасы Донецкига, калган өчесе Луганск шәһәренә  юлланачак.

     Чарада Башкортстан Республикасы башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты.

   "Башкортстан халкына, меценатларга, әлеге гуманитар йөкне җыйган барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу тагын бер тапкыр исбатлый: без бергәләшеп нацизм, тарих барышын үзгәртергә тырышучылар белән көрәшергә булышабыз. Хәерле, имин юл, исән-сау әйләнеп  кайтыгыз”, - диде Максим Забелин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас