

90 нчы елларда, зур-зур сумкалар күтәреп, чит илдән товар ташып сатучылар әле дә күз алдында тора. Чарасызлыктан, “алып сатарлар” рәтенә югары белемле укытучылар һәм табиблар да күчте. Ул вакытта дистә меңләгән кешеләр базар сәүдәсенә күчәргә мәҗбүр булды. Чит илләргә чыгу мөмкинчелеге бирелгәннән соң, Совет республикаларында яшәүчеләр күпләп чит илләргә сәфәр һәм сәяхәт кыла башладылар. Ләкин алар беренче чиратта истәлекле урыннар белән түгел, ә үз ватаннарында җитмәгән арзан товарлар белән кызыксындылар. Бүгенге яшьләр, кием яки аяк киеме алыр өчен нигә чит илгә йөрергә инде дип, гаҗәпләнергә мөмкиннәр. Чөнки хәзер сәүдә үзәкләре һәм онлайн кибетләр аша җаның теләгән бар әйберне сатып алып була. Әмма Советлар Союзында яшәүчеләр өчен әле күптән түгел генә болар барысы да тормышка ашмастай хыял гына иде. Кичтән чиратка язылып, аннан соң сәгать саен килеп исемлектә теркәлеп кроссовки, Югославия итекләре, мебель алырга туры килде безнең буын кешеләренә. Әйткәнемчә, 1980 нче еллар азагында СССРдан чыгу өчен чикләр ачылды, аннары ирекле сәүдә рөхсәт ителде. Совет “туристлары” чит илләргә агылды һәм зур, шакмаклы сумкаларда товар ташый башлады. СССР таркалгач һәм республикалар авыр икътисади кризиска дучар булгач, чит илләрдән товар алып кайтып сату күпчелек гражданнар өчен бердәнбер керем чыганагына әйләнде. СССР җимерелгәннән соң, миллионлаган кеше эшсез калды, дәүләт предприятиеләре хезмәт хакы түли алмады, яисә алар үзләре җитештергән товар белән түләделәр. Мондый очраклар минем дә хәтердә бик нык уелып калган. Ул елларда Республика инвалидлар оешмасында җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы булып эшләп йөрим. Вазифасы һәм дәрәҗәсе зур гына, әмма хезмәт хакы юк. Республика инвалидлар оешмасына караган предприятиеләр дә көрчеккә терәлде, җитештерү өчен материаллар килүдән туктады. Өлкән улыма 2-3 яшьләр чамасы , хезмәт хакы урынына үзебезнең оешмалар җитештергән уенчыклар, свитер һәм башка төр өс киемнәре бирә башладылар. Тормыш иптәшем декрет ялында, ә баланы кием яки уенчык белән тукландырып булмый бит инде. Ул вакытта миллионлаган кеше шундый хәлдә торып калды бит. Кичәге укытучылар, табиблар, инженерлар акча эшләүнең яңа юлларын эзләргә мәҗбүр булдылар. Бүген экономистлар ул вакытта 10 миллионнан артык кеше вак сәүдә итүгә күчкән иде дип әйтәләр. Әлбәттә, иң җиңел юл чик буенда яшәүчеләр өчен иде: Украина, Белоруссия һәм Русиянең көнбатыш төбәкләреннән алар Польша, Германия, Чехсловакиягә чыктылар. Ленинград һәм Калининградта яшүчеләр Финляндиягә юл тотты. Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр Кытай шәһәрләрендә әйберләр сатып алдылар. Әмма күпчелек Төркияне үз итте. 1990 нчы елларда төрек әйберләренең сыйфаты да югары дәрәҗәдә иде, бәяләре дә түбән булды. Төркиядән кем күпме күтәрә ала, шулкадәр товар алып чыгарга тырышты, иң мөһиме: авиаташучыларда да күләм һәм авырлык буенча әлеге кебек катгый таләпләр юк иде. Товар тутырылган капчык һәм сумкалар самолетның багаж бүлегенә сыймаса, салондагы кресло аралары да шыплап тутырылды. Экипаж бу хәлне аңлап кабул итте, хәтта үзләре дә товар алып кайта башлады. Кайбер елгырлары паром һәм автобуслар белән “сәүдә турлары” оештырып чит илдәге зур кибетләргә һәм базарларга махсус төркемнәр туплап алып бардылар. Кайткач аларны товарлары белән өйләренә таратып йөрделәр. Товар алып кайтучыларга да уңай, тур оештыручылар да яхшы гына керем алдылар. “Челнок” булып китүләре җиңелдән булмады, әлбәттә. Чит илгә чыгар һәм күпләп товар сатып алыр өчен шактый акча кирәк иде. Туганнары, дуслары, танышларыннан акча җыеп товар алырга юлландылар. Кайткач теләсә нинди һава торышы шартларында ачык мәйданда басып торып сатаырга да кирәк иде бит әле ул товарны.
90 нчы елларда элекке Совет республикаларыннан валюта алып чыгу буенча чикләүләр бар иде. Мәсәлән, Русиядән 700 доллардан артык алып чыгу рөхсәт ителмәде. Шуңа күрә алыпсатарлар чит илләрдә сатып булырдай безнең товарларны алып чыга башладылар. “Зенит” фотоаппаратлары, камералар, командир сәгатьләре, бинокольләр алып барып сатып үзләренә башта доллар тупладылар. Кытайга, мисал өчен, эшләпләр һәм киездән тегләгән пальтолар алып бара торган булганнар. Таможня хезмәткәре башына өч кат эшләпә, өстенә өч пальто кигән кешене дә туктатмаган. Алар да илдәге халыкның хәлен аңлап торган бит.
Бераз сәфәр кылып акча туплый алганнары үзләре белән ярдәмчеләр алып чыга башлыйлар. Беренчедән, тагын 700 доллар алып чыгып була, икенчедән, күтәрешеп йөргән өчен 150-200 доллар бирә дә, вәссәлам. Икесенә дә отышлы, беренчесе күбрәк товар алып кайта, икенчесе акчасыз утырган җирдән акчалы булып куя. Соңрак Мәскәү шәһәрендә шундый товарлар тәкъдим итүче зур базарлар төзелде. Аларның Лужники һәм Черкизовский дигәннәрен ишетмәгән кеше сирәктер. Бу базарларга Төркия һәм Урта Азия республикаларыннан күпләп товар китерә башладылар һәм “челнок”лар шушы базарлардан товар ташуга күчте. Шулай дистә ел буена дәвам итте. Тора-бара мондый сәүдә аз керемлегә әйләнде: дәүләт яңа таможня кагыйдәләре кертте, авиакомпанияләр багаж авырлыгын чикләде һәм шәһәр хакимияте базар сәүдәсен контрольдә тотарга тырышты. Чөнки анда санитар таләпләр үтәлмәде, җинаятьчелек артты. Лужникига барып товарсыз да, акчасыз да кайтучылар саны артты. Моннан тыш, 1998 нче елда икътисади кризис фонында, Русия сумы түбән тәгәрәде һәм бурычлары долларда исәпләнгән бик күп эшкуар һәм алыпсатарлар бөлгенлеккә төште. 2000 нче еллар башында Русия шәһәрләрендә эре чит ил сәүдә үзәкләре барлыкка килә башлады, “челнок сәүдәсе” базарлары мәйданнарын алар сатып алды һәм базарлар әкренләп тарихка күчә барды. Алыпсатарларның күләгәдәге икътисадының күләмен бәяләү бик авыр – кайбер икътисадчылар белдерүенчә, 90 нчы еллар уртасында ул импортның 50 процентын тәшкил иткән. Шулай итеп, бу дәвер 10 миллионга якын кешенең тормышына һәм яшәү рәвешенә зур үзгәрешләр кертте. Кемнәрдер баеп калды, ә кемнәрдер бөлгенлек чоңгылына тәгәрәде. 90 нчы елларда элеккеге шушы базар булган мәйданнарда “челнок”ларга һәйкәлләр калкып чыкты. Иң башта алар Калининград, Новосибирск, Екатеринбург, Благовещенск шәһәрләрендә
куелды
2017 елда Чаллыда да туксанынчы еллар алып сатарларына һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәлдә ир һәм хатын-кызның товар төяп кайтып килүләре сурәтләнгән. Тарих кабатлана дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр инде, дуслар. Украинадагы вәзгыять нәтиҗәсендә, базарлар урынын яулап алган чит илләрнең эре сәүдә челтәрләре үзәкләре Русиядән китә башлады, кайберләре билгесез вакытка эшчәнлекләрен туктатты. Менә шундый шартларда Русия Банкы аналитиклары “челнок” сәүдәсенең кире кайту мөмкинлеген игълан иттеләр.
Үзәк Банк нәрсә фаразлый?
Русия икътисады Көнбатыш санкцияләренә каршы торуның берничә этабын үтәчәк. Гамәлдә бүген үк Русиядә җитештерелмәячәк һәм безнең илгә китерелмәячәк товарлар белән альтернатив тәэмин итүчеләр кирәк булачак. Агымдагы ел ахырына кадәр алмаштыручы товарлар җитештерү җайга салынып бетәчәк дип көтәргә кирәкми. Даими чикләүләр шартларында кече бизнес, хәтта “челнок”лар гына хәлне бераз җиңеләйтә алачак, дип кисәтә Үзәк Банк.
“Челнок”лар бетмәгән иде
“Челнок”ларның сәүдә юнәлеше 1998 елдагы кризистан соң ябылды дип уйлау ялгыш фикер. Аларның саны кимеде, әмма алар юкка чыкмады. Соңгы елларда, һәрхәлдә, 2022 елның март аена кадәр,чит илләрдәге модалы кием һәм аяк киеме тегүче компанияләр ташламалы хак белән үзләренең товарларын сатканда безнең “челнок”ларны һәрчак күрергә мөмкин булды. Ташламалы хакка товар алып кайтып, аларны 5-6 тапкыр кыйммәтрәк хакка сату дәвам итте. Русия хөкүмәте параллель импорт турында карар иткәч, аларның саны тагын артачак. Бу карар белән хөкүмәт кече бизнеска һәм алып сатарларга рәсми булмаган тәэмин итүчеләр белән бәйләнешләр булдырып, рәсми компанияләр сатмаган товарларны алып кайтуны хуплаячагын белдерде” – ди Русия социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец.
Кемнәр заманча “челнок”лар булыр?
Региональ проблемалар институты җитәкчесе Дмитрий Журавлев замана алып сатарлары кем булачагы хакында үз фикерен белдерде.
Күп кенә чит ил компанияләре бездә үз эшчәнлеген туктаткач, эшсез калган кешеләр артты һәм ел азагына аларның саны тагын да арта төшәчәк. “Макдональдс” ябылганнан соң, дистә меңләгән кешер, шул исәптән студентлар эшсез торып калды. Алар алдагы көндә “челнок”лар рәтен тулыландырачак. Чит ил автомобиль компанияләре машина җитештерми һәм запчасть китерми башлагач күпләр шулай ук эшсез һәм керемсез калды. Машина ватылмый тормый, шулай булгач, запас частьләр һәрчак кирәк булачак. Шушы компанияләрдә һәм төрле машина төзекләндерү мастерскойларында эшләүчеләр чит илдән запас частьләр алып кайтып сатуга күчте дә инде. Бер үк запас частьнең төрле хак торганлыгын машина йөртүчеләр яхшы белә. Кыйммәтле оригиналь частьләр килми икән, “челнок”күпкә очсызрак аналогын алып кайтуга күчә. Кытай һәм Казахстан аша аларны бернинди каршылыксыз алып кайтып була, –ди Дмитрий Журавлев.
“Челнок сәүдәсе” базарлары нинди булыр?
90 нчы еллардагы кебек ачык һавада сәүдә итүче базарлар булмаячак. “Челнок”лар чит ил компанияләре ташлап киткән мәйданнарга урнашачак. Үзәк Банк һәм Сәүдә министрлыгы килешүе буенча бу мәйданнарда аренда хаклары киметеләчәк. Авыр сумкалар күтәреп йөрүчеләрне дә күрмәячәкбез. Алыпсатарлар бергәләшеп кече эшкуарлык оешмалары төзиячәк. Бүген Казахстан, Кытай һәм Төркия аша автомобиль транспорты белән зур күләмдә булмаган товарларны алып чыгып була. Кайда күпме товар кирәклеген алар һәрчак белеп торачак. Шулай итеп товар кытлыгыннан котылачакбыз. Ул арада күп нәрсәне үзебездә җитештерүгә күчәргә кирәк, – ди Үзәк Банкның финанс аналитикасы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Голубовский.
Ни кызганыч, 2012 елдан алып импортны алыштыру өстендә эшлибез дип хисап тотсак та, санкцияләр кертелгәч, бу юнәлештә эшләр бик шәптән булмаганлыгын күрдек. Һәрвакыттагыча, хисап кәгазьләрендә бар да яхшы, чынлыкта зур бушлык. Ни өчен шулай?
Фото: vk.com