

Сибайда әлеге вакытта барган Бөтенрусия инвестиция Сабантуенда төп вакыйгаларның берсе булып, экологик хәвефсезлек һәм табигый мирасны саклау мәсьәләләре буенча Башкортостан Республикасы Башлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Модератор булып “Русия Экология җәмгыяте” табигать ресурсларын саклау һәм яклау буенча иҗтимагый оешма рәисе Рәшит Исмаилов чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар билгеләп үтүенчә, республикада экологик хәвефсезлеккә һәм табигый мирасны саклауга зур игътибар бирелә, чөнки экология һәм әйләнә-тирә мохит торышына кагылышлы мәсьәләләр халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Экспертлар сәнәгать экологиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенең гамәлдәге проблемалары, климатик көн тәртибе һәм экологиягә инвестицияләр турында фикер алыштылар.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов “Экология” милли проекты кысаларында чараларны тормышка ашыру барышы турында сойләде.
Башкортстан Республикасында атмосфера һавасының сыйфаты белән идарә итү системасы үсеше турында БР УГАК ДБУ директоры Валентина Сафарова сөйләде.