

Башкортстанда фермерлар һәм эшкуарларның токымлы терлекчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Республиканың Дәүләт Җыелышы депутатлары шул хактагы законны кабул итте.
Ә элек, исегезгә төшерәбез, бу эшчәнлекне юридик шәхесләр генә алып барала иде. Хәзер исә фермерлар белән эшкуарларга да юл ачыла. Шулай ук аларның авыл хуҗалыгын үстерү турындагы федераль һәм республика законнарында каралган дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге дә булачак.
“Документ, катнашучыларны күбрәк җәлеп итеп һәм административ киртәләрне азайтып, республикада токымчылык эшен үстерүгә юнәлтелгән”, – дип аңлата парламент рәисе Константин Толкачев.
Әлеге вакытта закон имзалау өчен Башкортстан Башлыгына юнәлтелгән.