Җәмгыять
2 июнь 2022, 06:55

Бизнес-шерифлар җыелган җирдә

Сибайда барган инвестсабантуйда алар ни турында сөйләшәчәк?

Бизнес-шерифлар җыелган җирдәБизнес-шерифлар җыелган җирдә
Бизнес-шерифлар җыелган җирдә

      Сибайда барган  “Урал аръягы-2022” инвестсабантуеның беренче көнендә төбәкара бизнес-шерифлар форумы тантаналы ачылды.

     Шушы чара кысаларында Белгород, Липецк, Ставрополь крайлары һәм башка төбәкләрдән килгән  коллегалар бизнес-шерифлар институтын нәтиҗәле тормышка ашыру буенча үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

    Шулай ук бүген Global Management Challenge  төбәк этабының финалы үтәчәк, анда быел безнес-шерифлар һәм власть органнары вәкилләре генә түгел, эшлекле даирәләр, муниципаль берәмлекләр, предприятие командалары да катнашачак.

   Программа форумында Русия Федерациясенең финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы утырышы да каралган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас