

Бүген Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2022” IV Бөтенрусия инвестиция Сабантуе уза. Форум эшенең беренче көнендә “Башкортостан Республикасы туризмын үстерү үзәге” оешмасы һәм “МАЗ” ачык акционерлар җәмгыяте - “БЕЛАВТОМАЗ” холдингының идарә компаниясе арасында килешүгә кул куелды. Килешү балалар ялын оештыру өлкәсендә Беларусь Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.
- Соңгы вакытта Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында эшлекле мөнәсәбәтләр актив үсә, бу төбәк туризмы өчен уңай тенденция булып тора. Быел Башкортстанның туризм тармагы вәкилләре Белоруссиягә танышу визиты белән барды. Безнең туроператорлар кунакчыл күршеләрнең туризм мөмкинлекләрен һәм үсешкән эчке туризмны югары бәяләделәр. Безгә дә, үз чиратыбызда, кунакларга күрсәтерлек нәрсәләр бар, - дип билгеләп үтте “Башкортстан Республикасы туризмын үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Руслан Юнысов.
Килешү 2023 елда Беларусь Республикасы һәм Башкортостан Республикасы территорияләрендә балаларны сәламәтләндерү лагерьләрендә 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның ялын оештыруны күз уңында тота.
Килешү Башкортстанның туризм индустриясен үстерүгә һәм Беларусь Республикасы белән халыкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.