

31 майда Казанда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 2022-2024 елларга чаралар планын, шулай ук төбәкләр арасында чикләр урнашуны билгеләү турындагы документка кул куйдылар. Аны Русия Хөкүмәте күрсәтмәсен үтәү кысаларында бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү һәм территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен әзерләделәр. Башкортстан белән Татарстан арасындагы чикнең озынлыгы 498,8 чакрым.
Эшлекле очрашуда Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. – Без сезне Татарстанда сәламләргә һәрвакыт шат, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан башлыгына төбәкләр арасында элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров Татарстан Президентының ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.