

Башкортстан шифаханәләре Русиянең 10 иң яхшы сәламәтлек саклау оешмасы исемлегенә керә.
Курортларның тулылануы 75 проценттан да ким түгел. 2021 елда аларның кереме 3,7 млрд. сум тәшкил иткән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика белән идарә итү үзәгендә узган атналык оператив киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар ишеттерде.
БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская билгеләп үткәнчә, Башкортстанда барлыгы 3 300 кеше сыйдырышлы 31 санатор-курорт оешмасы эшли. Бүген безнең шифаханәләрдә 2021 елда ял итүчеләр саны шактый артты һәм, нәтиҗә буларак, табыш – 3,7 млрд.сумга кадәр яки узган ел белән чагыштырганда, 6,2% ка артты. Иң югары динамиканы «Янгантау» (37 процентка), «Яктыкүл» (13 процентка), «Йоматау» (6 процентка) шифаханәләре күрсәтте. Бу шартларда юлламаларның бәясен Идел буе округының шундый ук учреждениеләре арасында иң түбән дәрәҗәдә саклап кала алалар. Мәсәлән, «Зеленая роща» шифаханәсендә бер койка-көннең минималь бәясе 1 550 сум тәшкил иткән.
Безнең шифаханәләрдә ял итү өчен бәяләр югары, диләр. Бу дөрес түгел. Безнең юллама бәясенә дәвалау процедураларының шактый зур спектры керә. Гомумән алганда, безнең шифаханәләр үзләренең социаль юнәлешләрен саклап кала ала. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика санаторийлары җитәкчеләренә ирешелгән нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук һәр санатор-курорт учреждениесе буенча финанс вәзгыятьне бәяләргә һәм 2023-2024 елларга бюджет формалаштырганда бу мәсьәләне исәпкә алырга тәкъдим итте.