

Бүген Хөкүмәттәге оператив кәңәшмәдә Бөтенрусия Халык исәбен алу буенча тәүге мәгълүмәтләр билгеле булды. Хәзер Русиядә даими рәвештә 147,2 миллион кеше яши. 2010 елның халык исәбен алу саннары белән чагыштырганда 2,05 миллион кешегә, яки 1,4 процентка үскән.
Башкортстан Русия Федерациясендә халык саны буенча җиденче урында һәм 4 миллион 91 мең кеше исәпләнә. Бу Волга буе федераль округында иң зур күрсәткеч. Бу кешеләрнең 2,530 миллионы шәһәрләрдә яши, 1,561 миллионы – ааылларда. Волга буе федераль округында барысы 28,943 миллион кеше теркәлгән, аларның 20,877 миллионы – шәһәрдә, 8,066 миллионы – авылларда. Моның турында фикерләре белән Мәгарифне үстерү институты ректоры, иҡътисад фәннәре докторы, доцент Азат Янгиров уртаклашты.
– Соңгы елларда Башкортстан Республикасы алга китте, моны илнең төрле рейтингтарындагы югары урыннар күрсәтә. 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төзегән сәнәгать сәясәте йомгаклары буенча Русия рейтингы башында торды 2021 елда Башкортстан тәүге тапкыр инвестиция мохите торышының милли рейтингында тәүге биш лидер исәбенә керде. 2021 елда республикабызның сәнәгать җитештерү индексы 107,5 процент тәшкил итте, бу Русия буенча уртача күрсткечтән 2,2 процентка югары. Бу соңгы 10 елда иң югары күрсәткеч. Бу– хезмәткәрләрнең, предприятие җитәкчеләренең һәм республика Хөкүмәтенең зур хезмәте, – диде ул.