

Авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре гөрли. Бүгенге көндә 1,84 млн гектар җир чәчелгән, бу планның 84 проценты дигән сүз. Бу хакта БР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов хәбәр иткән. 31 майга бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1,2 млн га, ә шикәр чөгендере 41 мең га мәйданда чәчелгән.
- Республиканың 11 районы язгы кыр эшләрен 90 проценттан артык башкарган. Шуларның бишесе чәчү кампаниясен ике көн эчендә тәмамларга тора. Бу - Әлшәй, Бакалы, Борай, Дәүләкән һәм Кырмыскалы районнары, – дип хәбәр итте Рамил Нуриәхмәтов. - Республика буенча язгы чәчүне бу атна ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз.
Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясе тәмамланганнан соң районнарда сабантуйлар гөрләячәк.
– Быел без район Сабантуйларын үткәрү турында карар кабул иттек. Бу зур бәйрәм, аны халык өчен тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим, - диде Радий Хәбиров.