Җәмгыять
28 Май 2022, 14:22

Уфада Чик сакчылары көне билгеләп үтелде

28 майда Русия Чик сакчылары хезмәте оештырылуга 104 тулды.

Уфада Чик сакчылары көне билгеләп үтелдеУфада Чик сакчылары көне билгеләп үтелде
Уфада Чик сакчылары көне билгеләп үтелде

Уфада, бу көнне, барлык буыннарның чик сакчылары Җиңү паркына традицион рәвештә бер-берсен бәйрәм белән котларга, ветераннарны хөрмәтләргә һәм үлгәннәрне искә алу өчен җыелдылар.

- Чик сакчылары һәрвакыт алгы планда торалар һәм дошман һөҗүмен беренче булып кабул итәләр. Бөек Ватан сугышы ветераннары исеменнән хәзерге вакытта хезмәт иткән кешеләргә сәламәтлек, чик гаскәрләре ветераннарына рәхмәт әйтергә телим. Бүген сезне егетләр бәйрәм белән котлыйм, мин үземне дә бу көнне яшь итеп хис итәм, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Кәшшаф Сәмигуллин. Күптән түгел аңа 99 яшь тулган, олы яшьтә булуына карамастан, Кәшшаф Аглетдин улы актив тормыш рәвеше алып бара, яшьләр белән аралаша, шәһәр чараларында катнаша, барлык вакыйгалар белән кызыксына.

Чик буен саклаганда һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, шуннан соң чик хезмәте ветераннары тантаналы маршка чыктылар.

Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников һәм Башкортстандагы Федераль Иминлек Хезмәте начальнигы урынбасары Олег Иванов Мәңгелек ут һәм “Барлык буын чик сакчыларына дан” һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

РСФСРның Чик сакчылары хезмәте 1918 елның 28 маенда Халык комиссарлары Советы декреты белән төзелә. Ул оешкан көннән башлап, чик сакчылары барлык стратегик операцияләрдә, махсус һәм берләштерелгән хәрби бәрелешләрдә катнаштылар. Сугыштан соңгы чорда гына да Башкортстанның якынча 350 мең кешесе чик гаскәрләрендә хезмәт итә. Алар арасында 12 генерал һәм адмирал, меңләгән офицер һәм прапорщиклар бар.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас