Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2022, 08:54

Машинаны кая куярга?

Карлар эреп, тротуар һәм юл читләре яшел үлән белән каплануга машина хуҗалары транспортын куяр урыннар күпкә кимеде.

Машинаны кая куярга?
Машинаны кая куярга?

Кешеләр, аеруча башкалабызда һәм зур шәһәр һәм район үзәкләрендә машина куяр өчен махсус урыннарның азлыгыннан, аларны янә яшел газон өсләрендә калдырырга мәҗбүр. Әмма закон үз көчендә калды һәм андый урыннарда машина куючыларга 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Зәнил Галләмов узган ел саннарын игълан итте: 2021 елда административ комиссияләргә 88 мең 433 эш җибәрелгән, шуларның  3 меңнән артыгы – нәкъ газоннарга машина калдыру буенча. Контейнер мәйданчыклары алдында транспорт чарасы калдырган 8903 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган.

Башкортстан Башлыгы ишек алларында череп ятучы ташландык машиналар мәсьәләсен күтәрде.

–  Өч ел элек без йорт алларында череп ятучы машиналарны алдыру яки башка җиргә күчерү буенча эш башлап җибәргән идек. Шушы вакыт эчендә ишегалларыбызны ямьсезләп торган 2 меңнән артык күчемсез милеккә әверелгән транспорт чараларын алдыруга ирештек. Бу – катлаулы, әмма бик мөһим һәм кирәкле эш. Ташландык булсалар да, аларның кеше милке икәнлеген онытмаска кирәк. Бу эшләр кеше хокуларын истә тотып эшләнергә тиеш, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Русия герое Миннегали Шәйморатов һәйкәле урнаштырылачак Совет мәйданында да машина калдыру тыелуы хакында искәртте. “Тыюга карамастан, анда кайберәүләр әле булса үз машиналарын калдыралар. Шәһәребезнең үзәк мәйданнарының берсе булган урында тәртип урнаштырырга кирәк. Андыйлар административ җаваплылыкка тарттырылырга тиеш, – диде ул.

Фото:samarskie-voditeli.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: