Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2022, 17:37

Туган авылында тапкан алар үз бәхетен

Инде кырыктан узып, акыл туплаган буынга кергән балаларына да, бөтенләй икенче заман вәкиле булып үскән оныкларына да бирер киңәшләре, әйтер сүзләре бар әле аларның. Заман башка, заң башкадыр, әлбәттә. Әмма еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен берни дә алыштыра алмый. Ә алар ни дисәң дә, 70 ел гомернең 45ен иңгә-иң куеп үткән.

Туган авылында тапкан алар үз бәхетен
Туган авылында тапкан алар үз бәхетен

Сезнең уйланганыгыз бармы: ни өчен аналарга багышланган күңелгә үтеп керерлек җырлар һәм шигырьләр күп, ә аталарга багышланганнары юк. Бөтенләй юк түгел, әлбәттә, радио-телевидениедә милли каналлар һәм котлау тапшырулары күбәйгән саен әти белән әнигә дә, аерым әтиләргә генә багышланган җырлар да ишетелә башлады ул. Тик менә мәдхия булып яңгырарлыклары юк инде, юк. Бәлки андый шигыр язучы шагыйрь тумагандыр әле? Ә бәлки киң җилкәле, калын беләкле, көрәк кадәр куллы әтиләр өч куплетка бүленгән дүртъюллыкларга “сыймыйдыр”? Миңа калса, соңгысы.  Менә бүген әтием турында язарга ниятләп килеп утыргач та, аны физик эштән аерып сурәтли алмаячагымны аңладым.

25 майда үзенең 70 яшен каршылаган әтием Фаил Усман улы Ибраһимов   Мәрфуга һәм Усман Ибраһимовлар гаиләсендә төпчек малай буларак туган нигезен ташлап читкә чыгып китмәгән. Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәннән соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында укып, диплом алган да үз ягында хезмәт юлын башлаган. Әнием Халидә Хәмит кызы белән гаилә корып, өч балага гомер биреп, “клуб чаклы” ( ул заман төзелеш күзлегеннән һәм мөмкинлекләреннән караганда нәкъ шулай) йорт салып яши башлаганнар. Шул газиз нигезебездә өч бала үстек без. Әтинең тез өстендә “үчтеки” итеп түгел, эш рәтен өйрәнеп, белеп үстек. Һәр буын үзенчәдер, әмма авылда эш дигәндә шәхсән минем күз алдына иң беренче чиратта печән килеп баса. Авыл кешсенең тыпырдатып утлы табада биеткән, ару-талуын, сырхауларын оныттырып, канәгать елмаерга мәҗбүр иткән озын җәйнең кыска гына бер өлеше ул. Үз вакытында “печән”  дигән сүзне ишетүгә маңгай тирләре бәреп чыкса да, бүген сагынып искә ала торган бик кадерле вакыт.

Әти әллә кайчан чүкелгән чалгыларын һәм башка кирәкле эш коралларын урман юлында сикерткән саен төшмәслек итеп бәйләп, чәй кайнатасы чиләк белән ашамлыклар салынган сумканы җайлап, “Муровей” матаеның арбасына урнаштыра башлаганда, әтәч тә уянмаган була иде әле. Ә без инде уянган! Дөресрәге, торган. Уянуын без дырылдап кабынган матай зәңгәр төтенен төчкерә-төчкерә капкадан чыгып иреккә омтылгач уяна идек. Иртәнге суык һава биткә килеп бәрелә... Аңардан качарга теләп, башлар иелә, күзләр йомыла. Без булдыра алган кадәр алда утырган әтинең артына ышыкланырга тырышабыз. Урманга илтүче юлда гына түгел, гомер юлында да шулай әтиләр аркасына ышыкланырга тырышасың икән ул. Тик аны соңрак, үскәч, аңлыйсың. Ә ул чакта без әле ни өчен шулай иртәләп печәнлеккә барырга кирәклеген дә аңламый идек... Әйтерсең, урманга беренче килгән өчен черки белән кигәвеннәр “поблажка” ясый... Я булмаса берәрсе әзер кипкән печән китереп бирә... Хәер, әзер печәнне өеп куйсалар да, әти аны сүтеп, үзенчә “җыяр” иде. Ул эшләгән һәр әйбер төгәл, дөрес һәм матур булырга тиеш! Хәтта вакытлыча торасы печән чүмәләсе дә. Аны икешәр тапкыр менеп тапап, махсус сапланган ике метрлы сәнәккә элеп, яшел печән белән очлагач кына эш төгәлләнгән санала иде. “Эшләгәч эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк!” – әтинең тормыш девизы бу. Безне дә шуңа өйрәтте. Хәтта көтү чиратын да исем өчен генә көтә белмәде ул. Сарыклар тук,  сыерларның җиленнәре тулы булырга тиеш иде. Шуңа күрә көтүне урманга алып барып җитсә җитте, әмма дә ләкин сыерлар “кыстама, ашар җиребез калмады” дигәндәй мөлдерәп карап тора башлаганчы йөртте.

“Кулларыннан гөлләр тама” дигән сүзләр дә әтигә туры килә. “Фаил Усманыч кебек кирәкле детальне төгәл эшли белүче юк иде бит ул”, – дип искә ала аның белән МТМда бер чорда эшләүчеләр. Техникага кирәкле тимер детальләрнең станокта никадәр төгәл эшләнүе турында артык фикер әйтә алмыйм. Ә менә өйдәге гөл куйгычлары һәм гөл савытлары, шәмдәлләр, шкатулкалар, хәтта йөзек-беләзек ише әйберләрне күреп үстем.  Әти турында сөйләгәндә аның тагын бер сыйфатын билгеләп китмәсәм, сурәтләмәм тулы булмас, мөгаен. Ул – гаделлекне сөюче, туры һәм кыска сүзле кеше. Кемдер моны яхшы сыйфатка санар, ә кемдер – киресенчә. Ә миңа калса, начар сыйфат түгел.

Әнә шулай авылны яратып, физик эштән куркымыйча яши белделәр әти белән әни. Мал асрадылар, дөнья көттеләр.

Гел шулай булыр кебек иде... Тик безнең гаилә өчен дә җитте ул көн. Шулай яхшырак, шулай булырга тиеш икәнен акылың белән аңласаң да, йөрәгең белән кабул итәсе килмәгән сагышлы мизгел – малны бетергән көн. Ихатадан чыгып барган сыер белән түгел, ә бәлки, әти-әнинең җимертеп дөнья көткән җегәрле чагы белән хушлашу иде ул. Ни кызганыч, яшьлегендә чирләргә вакыты булмаган әтине сырхаулар хаклы ялга аяк басканда көткән булып чыкты. Шул сәбәпле, тормышындагы маллы һәм эшле дәверне үзе әйткәнчә “чак кына иртәрәк” төгәлләп, яңасына аяк басарга туры килде.

Монысы инде күпкә салмак, тыныч дәвер. Тырыш хезмәтләренең, тигез мәхәббәтләренең җимешләрен татып, парлап шөкер итеп яши торган чаклары. Июнь аенда аларның гаилә коруларына 45 ел тула. Кеше гомере өчен аз вакыт түгел, шулай бит? Ләкин ул кадәр күп тә түгел. Алда алтын, бриллиант туйларын каршы алырга насыйп итсен Ходай. Инде кырыктан узып, акыл туплаган буынга кергән без, балаларына да, бөтенләй икенче заман вәкиле булып үскән оныкларына да бирер киңәшләре, әйтер сүзләре бар әле аларның. Заман технологияләре яхшы, әлбәттә, әмма алар еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен алыштыра алмый.

Бүген дә нәкъ балачактагыча әти артына ышыклана, аларның әни белән тигез яшәвен күреп, киңәшләрен ишетә алуыбыз – зур бәхет. Ходай шул бәхеттән бик озак еллар аермасын иде!

Эльмира Ибраһимова.

Туган авылында тапкан алар үз бәхетен
Туган авылында тапкан алар үз бәхетен
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: