Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2022, 20:58

АвтоВАЗ нинди машиналар эшләр?

Компонентлар булмаганлыктан, завод җитәкчелеге корпоратив ялны җәй ахырыннан апрельгә күчергән иде.

АвтоВАЗ нинди машиналар эшләр?
АвтоВАЗ нинди машиналар эшләр?

Компонентлар булмаганлыктан, завод җитәкчелеге корпоратив ялны җәй ахырыннан апрельгә күчергән иде. Нәтиҗәдә машиналар җитештерү 4 апрельдән 24 апрельгә кадәр бөтенләй башкарылмады. Озайлы май бәйрәмнәрендә җитештерү чикләнгән күләмдә генә тергезелде, күп кенә хезмәткәрләр запчастьләр җитештерүдә һәм җәмәгать эшләрендә катнашты. Хезмәткәрләргә уртача хезмәт хакының 2-3 өлеше генә түләнгән. Бу атнада, ягъни 16 майдан 23 майга кадәр конвейерлар янә туктап калды. 2022 елның 6 июненнән завод 4 көнлек эш атнасына күчә. Апрель аенда завод 8506 Лада автомобиле саткан, бу узган ел белән чагыштырганда 78 процентка кимрәк. Сәбәбе – чит илләрдән запчастьләр килми. Киләчәктә запас частьләрне Кытай, Казахстан һәм Үзбәкстан аша китерергә ниятлиләр.

Әйткәндәй...

Автомобиль заводлары кайсы ябыла, кайсы бөтенләй китә башлады.

Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан “Nissan” машина җитештерү компаниясе эшен туктату хакында игълан итте.  Запас частьләр җитмәү аркасында җитештерү 2023 елның 1 мартына кадәр туктатылган. Соңгы ел нәтиҗәләре буенча компания 500 мең доллар күләмендә керем югалткан. Пандемия чорында ук зур өзеклекләр белән эшләп килгән завод, хәзер  җитештерүне бөтенләй туктатты. Франциянең “Рено” автомобиль компаниясе үз заводын сатып, Русия машина базарыннан тулысынча китүе хакында белдерде. Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, заводны сатып алачакбыз һәм аның барлык акцияләрен дәүләт милке итәчәкбез, – дип чыгыш ясады. Аның чыгышыннан аңлашылуынча, әлеге завод конвейерларында “Москвич” машиналары җитештереләчәк. Дөнья – куласа, диюләре шушы буламы икән?

Русиянең сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров: “АвтоВАЗ “шартлы рәвештә 1 сумга” дәүләт милкенә күчәчәк. “Рено” компаниясе җитәкчелеге белән килешү нигезендә, алар безнең машина җитештерү базарына кире кайтырга уйласалар, 6 елдан соң барлык акцияләрен кире сатып алырга мөмкиннәр.  Билгеле булуынча, компания ике заводта – АвтоВАЗ һәм Мәскәүдәге “Рено-Россия” автомобиль җитештерү берләшмәсендә үзенең модельләрен җыя иде. Заводлар һәм конвейерлар калдырылса да, алдагы көндә җитештереләчәк автомобильләр “Рено” атамасы астында булмаячак”,– дип белдерде.

Русия халкы яратып өлгергән Рено Дастер, Рено Каптур, Рено Аркана модельләре Мәскәү заводында бөтенләй җыелмаячак.

АвтоВАЗ “Нива” һәм Лада Гранта модельләрен җитештерүне дәвам итәчәк. Монда күпләп җыелган Рено Логан, Рено Сандеро, Лада Х-рей конвейердан төшеп калачак. Беренчедән, аларны җитештерүдә кулланылган детальләрнең 80 проценты чит илнеке, икенчедән, бу модельләргә безнең хокук юк. Бүгенге көндә Лада Веста моделен җитештерүгә рөхсәт алу буенча килешүләр алып барыла. Аның да 70 процент детальләре читтән китерелә һәм Франциядән детальләр китерүне туктатсалар, аны җитештерә алу да зур сорау астында. Эшкуарлар һәм авыл кешеләре үз иткән Лада Ларгус моделен җитештерү хокукы АвтоВАЗ компаниясенә бирелгән бирелүен, әмма анда да чит ил детальләре күпчелекне тәшкил итә. Завод җитәкчелеге детальләрне Кытайныкы белән алмаштыру буенча килешү төзегән булган. Ләкин коронавирус аркасында Шанхай шәһәрендә локдаун игълан ителгәч, алар килешенгән детальләрне китерү түгел, хәтта эшли дә башламаганнар. Шулай  булгач, АвтоВАЗның конвейерлары кайчан эш башлаячагы ачык кала.

 Мәскәүдәге завод “Москвич” автомобиле җитештерәчәге хакында игълан итте.  “Москвич” дигән бренд бар әлбәттә, әмма андый машина юк. Үзебезнең  детальләрдән генә торган, заманча Москвич уйлап табып конвейерга куйганчы ничә ел үтәр? Мәскәү заводында электромобильләр җитештерүне планлаштыралар. Бүгенге көндә КамАЗ заводы белән килешүләр алып барыла. Аларның электробуслар һәм электромобиль җитештерү буенча зур гына тәҗрибәләре дә бар.

Алга таба заводларның хезмәткәрләренә бик авырга туры килергә мөмкин. Әлеге вакытка кадәр, конвейерлар туктап торганда да, “Рено” компаниясе җитәкчесе аларга хезмәт хакының 2/3 өлешеп түләп килә иде. Хәзер аларга кем түләр? Ә бит АвтоВАЗда 35 мең хезмәткәр эшли, тагын 26 мең кеше аларга үзебезнең детальләрне җитештерү белән мәшгуль.

Фото:avtonovostidnya.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: