Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2022, 14:35

“Мәктәпләргә яңадан җылы бирегез!”

"Балалар чирли башлады", - дип зарланалар әти-әниләр.

“Мәктәпләргә яңадан җылы бирегез!”
“Мәктәпләргә яңадан җылы бирегез!”

Ямьле җәйгә күп калмады дип, сөенергә кирәк тә бит, әмма көннәрнең салкынча, яңгырлы торуы проблема тудырды – фатирларда үзебез, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өши. Бу хәлгә борчылган әти-әниләр зарланып, төбәк башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

    “Балалар бакчаларында суык, балалар чирли башлады. Мөмкинлек булса, бәлки, яңадан җылы бирерләр?  Я бүлмәләргә электр җылыткычлары куярлар? Көннән-көн салкынрак, балалар кышкы киемнәрдә йөриләр”, - дип зарланган Октябрьский шәһәрендә яшәүче Айгөл.

     "Ни өчен балалар бакчаларында җылылык юк? Бөтен республика буенча салкын бит”, - дип язган Христина А.

      “Баймак шәһәрендә яшәүчеләр, салкынга түзәргә мәҗбүр булган балаларның әти-әниләре исеменнән мөрәҗәгать итәм. Күрүегезчә, ике атна инде көннәр җылытмый. Якын арада җылы көтелми дә. Ә Баймак лицей-интернатындагы балалар мәктәптә тәүлек әйләнәсе режимында яши,  салкын бүлмәләрдә белем ала. Укытучылар үзләре дә җылы киемдә йөри. Тиздән җылы булачак дип вәгъдә итәләр, әммә кайчан?

    Шәһәр фатирларында да салкынга зарланалар. Зинһар, ярдәм итегез, һичьюгы мәктәпләргә җылы бирсеннәр иде", - дип язган Гөлфия.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: