

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе субъектларының балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге бурычларына багышланган семинар-киңәшмәдә катнаша. Семинар Мәскәүдә 25 майда Русия Президенты Владимир Путин үткәрә торган Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан уза.
Социаль сәясәт өлкәсендә иң яхшы республика практикалары Дәүләт Советы утырышына йомгаклау докладына кертелде. Башкортстан гаиләләре 20дән артык пособиелер һем социаль ярдәм чаралары ала, шул исәптен федераль бюджет исәбенә. Алар арасында – мәктәпкәчә белем бирү сертификатлары, салым ташламалары, торак йортларга газ үткәрү өчен сертификатлар.
Тулырак сылтама аша кереп укырга була: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/153817.html