Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2022, 13:35

Башкортстанда "Эшкуарлык атнасы" старт алды

Ул 9нчы тапкыр уза.

Башкортстанда "Эшкуарлык атнасы"   старт  алды
Башкортстанда "Эшкуарлык атнасы" старт алды

Кичә, 23 майда, Башкортстанда Эшкуарлык  атнасы   башланды.  Киңкүләмле форумга стартны эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов бирде.

Иртәнге бизнес-ашта эшкуарлар, эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы һәм эшлекле берлекләр вәкилләре үсеш нокталарын билгеләделәр һәм төбәктә эшкуарлыкны үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

– Быел без «Эшкуарлык атнасы»н  9нчы тапкыр уздырабыз. Бөтен республиканы колачлаган чараның максаты - эшкуарлык культурасын формалаштыру һәм Башкортстанның эшкуарлык потенциалын үстерү, яшьләрне бизнеска җәлеп итү, үз эшен алып бару яки башлау мәсьәләләрендә ярдәм итү, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында аңлаешлы һәм үтемле итеп аңлату, - дип билгеләп үтте Рөстәм Афзалов.

Төбәк туризмын үстерү мәсьәләләре  буенча  актив фикер алышу булды. Хәзерге вакытта глэмпинг, юл буе сервисы һәм халык тарафыннан аеруча кирәкле булган автойортлар өчен инфраструктура булдыру өлкәсендә эшкуарлык проектлары зур потенциалга ия. Шулай ук бизнеска ярдәм итү өлешендә яңалыклар тәкъдим ителде.

Дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары, шул исәптән агымдагы елда кабул ителгән чаралар турында "Дәүләт ярдәме чаралары. Эшкуарларга аларны ничек алырга?» сессиясендә фикер алыштылар. Сессия эшендә республика башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Марсель Кашаев "Минем бизнес" үзәге линиясе буенча эшкуарларга ярдәм инструментлары турында сөйләде.

Эшкуарлык атналыгының төп программасына +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча теркәлергә мөмкин. Шулай ук, теркәлүне түбәндәге сылтама аша да үтәргә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/628260918d68b46d83602cb5/ 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: