Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2022, 08:37

Радий Хәбиров: “Үрнәк алыр кешеләр бар”

Минтимер Шәймиев белән аралашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

Радий Хәбиров: “Үрнәк алыр кешеләр бар”
Радий Хәбиров: “Үрнәк алыр кешеләр бар”

Минтимер Шәймиев белән аралашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

 

“Мин ничектер әйткән идем — эшем искиткеч кешеләр белән очрашырга мөмкинлек бирә. Казанда «Русия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында мин зирәк җитәкче, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән аралаштым.

Ул «Яңарыш» фондын җитәкли, аның ярдәмендә борынгы Болгарны тергезү мөмкин булды. Аның хезмәтләре нәтиҗәсендә бу тарихи үзгәрешләр Русия мөселманнары тормышында бик күренекле күренеш булды.

Ул һәм Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов кебек нәкъ менә шундый кешеләр реформаларның катлаулы чорыннан үз республикаларын имин үткәрә алды һәм илнең дәүләтчелеген ныгытты. Аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Безгә үрнәк алыр, хөрмәт итәр һәм истә тотар кешеләр бар”.

 

Радий Хәбиров: “Үрнәк алыр кешеләр бар”
Радий Хәбиров: “Үрнәк алыр кешеләр бар”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: