Җәмгыять
20 Май 2022, 15:15

Вәт, алсаң ал, лотерея билеты!

Һәркемгә дә шундый уңыш елмайсын иде әле ул...

Вәт, алсаң ал, лотерея билеты!Вәт, алсаң ал, лотерея билеты!
Вәт, алсаң ал, лотерея билеты!

Башкортстанда яшәүче Сергеевлар гаиләсенә зуууур уңыш елмайган – алар “Торак лотереясы”нда 3 миллион сум акча откан. Ниятләре дә матур – отышны үзләре җыйган суммага кушып, зур участогы булган  ике катлы йорт сатып алырга уйлыйлар.

Сергеевларда гаилә башлыгы – хәрби пенсионер, хәләле – хуҗабикә. Кызлары Анна колледжда укый, кием сату кибетендә сатучы-консультант булып та эшли икән. Аннаның кече сеңлесе дә бар.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас