+29 °С
Ачык
Учалы районында яшәүче Зилия И. төбәк Башлыгы Радий Хәбировка әти-әнисенең пенсияләре марттан кимеп килүгә зарланган. “Арту көткәннәр иде, пенсияләре киресенчә кимеп килде”, - дип язган ул.
“Минем соравым бар. Ни өчен пенсионерларның пенсиясен, арттырырга тиеш булсалар да, киметәләр? Әнием февральдә 13,3 мең сум пенсия алды, мартта 309 сумга киметкәннәр. Әтинеке 411 сумга кимрәк килде. Мин аңлап торам, бу зур сумма түгел. Ләкин алар өчен бу да акча....” дип зарланган Зилия.